ЯҢАЛЫКЛАР


14
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан Теләченең үзәк урамында масштаблы авыл хуҗалыгы ярминкәсе уздырылды

Шәхси Кубокта Саба, Кукмара, Теләче һәм Әтнә районнарыннан 94 яшь бадминтончы катнашты. Безнең районның җыелма командасы данын Баландыш, Югары Кибәхуҗа һәм Максабаш мәктәпләреннән 10 укучы яклады.

12 октябрь көнне «Батыр» спорткомплексында 2010-2012 елларда туган яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча Теләче муниципаль районы Беренчелеге булып узды.  Ярышларда Теләче, Алан, Югары Кибәхуҗа, Үзәк мәктәпләре командалары катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча призлы урыннар түбәндәгечә бүленде:

"Мәктәп театрына киң юл!"

Интернет челтәре киң кулланылышта булу сәбәпле,  вакытлы матбугат белән күбрәк кызыксынсын өчен оештырылган бу чарада балалар “Тылсымлы куллар”, “Салават күпере”, “Ялкын”, “Сабантуй” кебек журналлар белән якыннан таныштылар.

Китаплар табигатьнең барлык серләрен ача һәм аның иң яшерен почмакларын күрү өчен, әйләнә-тирә дөньяның ничек матур булуын күрергә ярдәм итә.

11 нче октябрь көнне Үзәк урта гомумбелем бирү мәктәбе базасында мәгариф хезмәткәрләренең Теләче территориаль профсоюз оешмасының VII хисап-сайлау конференциясе булып узды.


13
октябрь, 2019 ел
якшәмбе

Хөрмәтле кыр һәм ферма хезмәтчәннәре, әзерләү һәм эшкәртү предприятиеләре хезмәткәрләре!Сезне ихластан һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Яшәеш көче биргән чишмәгә тиң авылның киләчәге сезнең кулларда. Авыр, әмма игелекле хезмәтегез аша зур җиңүләргә ирешергә насыйп булсын!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International