ЯҢАЛЫКЛАР


11
октябрь, 2019 ел
җомга

Алтын  яфраклары белән Тылсымчы-көз килеп җитте. Ул кешеләргә мул уңыш, җиләк-җимеш, яшелчә бүләк итте. Безнең балалар бакчасы балалары елның бу фасылын уңыш җыю өчен менә дигән вакыт икәнен бик яхшы беләләр. Чөнки алар тәрбиячеләр белән  берлектә җәй буе бакчадагы үсемлекләрне карадылар: су сиптеләр, төпләрен йомшарттылар, чүпләрен утадылар.

9 нчы октябрь көнне Баландыш мәдәният йортында “Мәктәп театрына киң юл» дип исемләнгән II  театр конкурсы-фестиваль булып узды

Безнең, Шәдке балалар бакчасында ,зурлар төркеменә йөрүче балалар татар халык, җырлы –биюле уеннар уйнарга яраталар,бу уеннар балаларда уңай сыйфатлар тудыра ,алар халкыбызның гореф –гадәтләрен сакларга,хөрмәт итәргә өйрәнәләр.

Бүген Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә  “Нәтиҗәле белем бирү технологияләре- заманча дәрес өчен” темасына Теләче муниципаль районы информатика укытучылары семинары үтте.

10 октябрьдә Мәскәүдә Халыкара  агросәнәгать форумы  кысаларында  Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгының  төп  сәхнәсендә Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы агросәнәгать комплексы  үсешен сыйфатлы  мәгълүмати  тәэмин  итү  өчен  бүләк алды.   

9 октябрьдә Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров Мәскәүдә Халыкара  агросәнәгать форумы һәм “Алтын көз – 2019” күргәзмәсе  кысаларында  берничә  эшлекле  очрашу  уздырды.

10 октябрь көнне Субаш авыл китапханәсе, район китапханәсенең комплектование бүлегеннән алып кайтылган яңа китаплар белән тулыландырылды

Балалар китабы -  белемгә салынган беренче күпер. Ул балага әйләнә-тирә дөньяга ишек ачарга булыша, төп күнекмәләр һәм төшенчәләр бирә, туганнарын һәм якыннарын яратырга өйрәтә, үз халкының традицияләре һәм үзенчәлекләре белән таныштыра.

Теләче урта мәктәбендә  26 июльдән 30 октябрьгә чаклы “Китапка икенче тормыш” акциясе үтә. Бу чарада мәктәпннең 150 дән артык укучысы һәм укытучылар катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International