Мәскәүдә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан оештырылган I Халыкара агросәнәгать форумы (МАПФ-2019) эшли башлады. Форумның “яшел” брендны үстерүгә багышланган пленар утырышы эшендә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Алексей Гордеев, БМОның Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы (ФАО) генераль директоры Цюй Дунъюй, Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев, Сербия Республикасы авыл хуҗалыгы, урман һәм су хуҗалыгы министры Бранислав Недимович, «Российская система качества» (“Россия сыйфат системасы”) коммерциягә карамаган автоном оешмасы җитәкчесе Максим Протасов, «ФосАгро» ПАО генераль директоры, Идарә рәисе Андрей Гурьев, киләчәк ашамлыкларын өйрәнүче җәмәгать футурологы Морган Гэй катнашты.
Бу чара балаларда зур кызыксыну уята, аларда табигатькә карата аңлы караш тәрбияли. Балалар әлеге шөгыль аркылы чәчәкләрнең орлыктан үсүе, аларның төсләре һәм формаларының төрлелеге турында белем алдылар. Орлыкларны киптереп, савытларга урнаштырып кышкы саклауга куйдылар.
Бүген “Алтын көз 2019” күргәзмәсе кысаларында Марат Җәббаров һәм Россиянең иң эре «ФосАгро-Регион» минераль ашламалар дистрибуциясе челтәре («ФосАгро» төркеме) генераль директоры Андрей Вовк белән “яшел агротехнологияләр” һәм экологик чиста минераль ашламалар куллану исәбенә Татарстан агросәнәгать комплексының экспорт куәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.
9 октябрьдә Мәскәүдә ВДНХада авыл хуҗалыгы казанышлары буенча Россиянең иң күләмле “Алтын көз – 2019” 21нче агросәнәгать күргәзмәсе ачылды. Быел күргәзмәдә Россия төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән 1500дән артык экспонент катнаша.
Россиянең бөек улы, шагыйрь, прозаик, драматург, рәссам М.Ю. Лермонтовның юбилее якынлаша. Язучының тууына 205 ел тулу уңаеннан, Айдар авылы китапханәсе «Имени его столетья не сотрут» дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим итә.
Балалар бакчасында узучы һәр бәйрәм – ул һәрвакыт могҗизалар, тылсымлы төсләр, балаларның шат авазы белән кадерле.
9 нчы октябрь көнне Баландыш авылы мәдәният йортында “Мәктәп театрына киң юл” исеме астында икенче тапкыр район күләмендә бәйге оештырылды.
4 нче сыйныф укучылары Баширова Н.И. җитәкчелегендә А. Гаделнең “Хикмәтле кәләпүш” музыкаль комедиясен сәхнәләштерделәр.
Иске Җөри авылы китапханәсендә “Кыйблас балачак иле” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Китапханәче китапханәгә килгән китап укучыларны язучының тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды.
9 октябрьдә Баландыш авылы мәдәният йортында “Мәктәп театрына киң юл” конкурсы уздырылды.