2019 елның 12 октябрендә Байлар Сабасында 2004 елгы һәм аннан өлкәнрәк, 2005 елгы һәм кечерәк укучылар арасында бадминтон буенча Татарстан Республикасы шәхси кубогының 3 нче этабы булып узды. Теләче районының җыелма командасы данын яклауда Баландыш төп мәктәбе укучылары актив катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча Мөбәрәкшина Чулпан 3 нче урынга лаек булды. (җитәкче – Җаббаров А.Ф.) Котлыйбыз!