Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын Бакчачы көне белән котлый!
Бакчачылыкны һәм яшелчәчелекне үстерү максатларында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы 2019 елның 11 июлендә түбәндәге карарны кабул итте: “Сентябрьнең беренче шимбәсен Татарстан Республикасының бәйрәм көне – Бакчачы көне итеп билгеләргә”. Быел бу көн 7 сентябрьдә билгеләп үтелә.
Безнең Теләче районының беренче балалар бакчасында экологик тәрбия бирүгә зур игътибар бирелә. Бакчабызда тәрбияләнүче балаларга тирәнтен җиткерер өчен бакчада эшләүче тәрбиячеләребез экологик тәрбия бирү эшчәнлеген алгы планга куеп эш итәләр. Бүген зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеменә төркеменә йөрүче балалар тәрбиячеләреләре белән бергәлектә табигать почмагына экскурсиягә чыктылар.
2019 елның 8 сентябрендә алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау узачак.
4 сентябрь көнне Айдар авыл китапханәсендә 2019 елның 8 сентябрендә узачак алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау буенча «Сайлау-минем гражданлык бурычым» дип исемләнгән күргәзмә төзелде.
Киңәшмәдә Казаклар авылы китапханәчесе Альбина Рәхмәтуллина да үзенең эш алымнары белән таныштырып, хезмәт тәҗрибәсе белән уртаклашты.
3 сентябрьдә террорчылык белән көрәштә теләктәшлек көне билгеләп үтелде. Бу дата 2004 елда Бесланда узган фаҗигале вакыйгаларга бәйләп билгеләнә.
Бөек Ватан сугышында катнашкан легендар совет очучысы Михаил Девятаев немец илбасарларының борыныннан кыю качуы белән дан казанды.
Бүген Баландыш төп мәктәбендә гадәттән тыш хәлләр буенча өйрәнүләр булып узды.
Татарстан профсоюзлар Федерациясе “Мин һәм минем һөнәрем” дигән фотоконкурс игълан иткән иде.
6 нчы сентябрь көнне Теләче урта мәктәбендә Советлар Союзы Герое каһарман очучы Михаил Петрович Девятаевка багышланган очрашу булды.