3 сентябрьдә террорчылык белән көрәштә теләктәшлек көне билгеләп үтелде. Бу дата 2004 елда Бесланда узган фаҗигале вакыйгаларга бәйләп билгеләнә. Бу көннән республикада "Экстремизмга - юк!" дип исемләнгән айлык старт алды. 5 сентябрь көнне Иске Җөри авылы китапханәчесе Гильмутдинова Рузалия «Ак каен» балалар бакчасында «Терроризмга каршы бергәләп” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Балаларга “экстремизм”, ”терроризм” төшенчәләрен аңлатты. Әңгәмә ахырында балаларга презентация күрсәтелде.