4 сентябрь көнне Айдар авыл китапханәсендә 2019 елның 8 сентябрендә узачак алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау буенча «Сайлау-минем гражданлык бурычым» дип исемләнгән күргәзмә төзелде. 2019 елның сентябрендә булачак сайлаулар, һичшиксез, безнең республикада елның төп сәяси вакыйгасы булачак. Без, һичшиксез, илебезнең киләчәген формалаштыруга үз өлешебезне кертү өчен сайлауда катнашырга тиеш. Барлык сайлаучыларны да гражданлык бурычларын үтәргә чакырабыз.