ЯҢАЛЫКЛАР


5
август, 2019 ел
дүшәмбе

Безнеңчә,хайваннар белән аралашу балаларның психикасына һәрвакыт яхшы тәэсир итә, киеренкелек, эмоциональ тотрыксызлык, гиперактивлык өлешен төшерә.Фермага кадәр җәяү барып җиттек. Чөнки ул безнең балалар бакчасына якын урнашкан.

Татарстан  белән  чиктәш  ике  төбәктә  африка  дуңгызлар  чумасына  бәйле    мәсьәлә республикада  дуңгызчылык  белән  шөгыльләнүчеләр  өчен  бу  бик  мөһим.   Бу  хакта  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  27  июльдә Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  әйтте.    

Бу  хакта  бүген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  икмәк  кабул  итү  предприятиеләре белән  узган  эшче  киңәшмәдә  сөйләде,  ул  яңа  уңыш  ашлыгын  әзерләү  мәсьәләләренә  багышланган  иде.  

Екатериновка авылында Изге Чишмәдә Балалар белән булдылар . Туган якның матурлыгы турында әңгәмә үткәрелде .

Бүген  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында Кече һәм урта  эшкуарлык  корпорациясе,  ваклап  сату  буенча  «Х5 Retail Group»компаниясе һәм Татарстанның  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре  катнашында   семинар узды.    Чараның  максаты - авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләренә  җитештерелә  торган  продукцияне  эре  төбәк  һәм федераль сәүдә  челтәрләре  аша  сатарга  булышу. Семинарны      турыдан-туры   трансляцияләү,  гадәттәгечә,  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының      YouTube-каналында алып  барды. Чарада  катнаша  алмаган  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре    видеоязманы  теләсә  кайчан  карый  алалар.  

Барлык катнашучылар да җәй, ял һәм күңел ачу дөньясына чумдылар. Үзләренең яраткан китапларын һәм журналларын укыдылар, кызыклы уеннар уйнадылар, табышмакларга, викторина сорауларына җавап биреп, үз эрудицияләрен күрсәттеләр. ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан якташыбыз Рәүф Сабиров турында мәгълүмат тупладылар. Балалар күтәренке кәеф белән өйләргә таралыштылар.

26 июль көнне Шармаш авылында "Иң яхшы авыл клубы" дигән республика конкурсы кысаларында, клуб оешмаларының концерты булды.

Татарстанда  урып-җыю  кампаниясе  башлану  турында  бүген  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов сөйләде.  

Әңгәмәдә балалар: малайлар һәм кызлар катнашты. Әңгәмәнең максаты: балаларның чәчәкләр һәм аларның төрлелеге турында белемнәрен тирәнәйтү. Чәчәкләргә сакчыл караш формалаштыру, чәчәкләрне карау теләген үстерү. Әйләнә-тирә дөньяның матурлыгына мәхәббәт тәрбияләү. Балалар табигатькә сакчыл һәм кайгыртучан караш кирәклеген аңлыйлар. Табигый тирәлектә үз-үзеңне тоту нормаларын үзләштерделәр, практик эшчәнлектә дә, көнкүрештә дә аларны үтәделәр. Табигать объектларына актив караш күрсәтәләр (табигатькә карата кайгыртучанлык, башка кешеләрнең гамәлләрен бәяли белү).

Табигать матурлыгына сокланып, чәй һәм өйдэн алып килгән күчтәнәчләр белән сыйланып эшләнгән эшкә йомгак ясадылар, киләчәккә планнар кордылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International