26 июль көнне Айдар авылы китапханәчесе А.Фаляхова мәдәният йорты директоры Р. Фаляхова белән берлектә «Китаплы җәй тылсымы» дип исемләнгән күңел ачу уен программасы үткәрделәр.

2019 елның 5 августы, дүшәмбе

Барлык катнашучылар да җәй, ял һәм күңел ачу дөньясына чумдылар. Үзләренең яраткан китапларын һәм журналларын укыдылар, кызыклы уеннар уйнадылар, табышмакларга, викторина сорауларына җавап биреп, үз эрудицияләрен күрсәттеләр. ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан якташыбыз Рәүф Сабиров турында мәгълүмат тупладылар. Балалар күтәренке кәеф белән өйләргә таралыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International