Безнеңчә,хайваннар белән аралашу балаларның психикасына һәрвакыт яхшы тәэсир итә, киеренкелек, эмоциональ тотрыксызлык, гиперактивлык өлешен төшерә.Фермага кадәр җәяү барып җиттек. Чөнки ул безнең балалар бакчасына якын урнашкан.
Капка янында безне бик ачык йөзле хуҗабикә-экскурсовод каршы алды һәм мини – фермада үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде.
Беренче очрашу ташбака белән башланды, алга таба балалар төрле йорт куяннары, эт, үрдәк, шулай ук кәҗәләр белән танышты. Мини-фермада булганнан соң, балаларда бик күп уңай тәэсирләр калды! Балалар мавыктыргыч сәяхәт өчен рәхмәт белдерделәр һәм әнисе, әтисе белән бергә килү теләген белдерделәр.
Экскурсия балаларда бик күп эмоцияләр һәм соклану уятты, Касыймовлар гаиләсенә кызыклы очрашу оештырган өчен рәхмәт белдерәбез, алга таба да хезмәттәшлеккә өметләнәбез!