ЯҢАЛЫКЛАР


14
июнь, 2019 ел
җомга

Традиция буенча, Россиянең Пушкин көнендә барлык китапханәләрдә дә бәйрәм чаралары үткәрелә, китап укучыларны милли мәдәниятебезнең бөек классигы һәм без, Әбде авыл китапханәсе «Әйдәгез, Пушкинны укыйк! " дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрдек. Күргәзмә янында бөек шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштыра торган әдәбиятләр укыдык. Бөек Пушкинның искиткеч әсәрләре,  шагыйрьләре хәрбер кешенең күңелендә яши!

7 июнь көнне Әбде авыл китапханәсендә "Давайте, люди, любить планету» дип исемләнгән китап күргәзмәсе әнә шулай дип атала иде, Анда укучылар планетабызның экологик проблемалары, хайваннарның һәм үсемлекләрнең бай һәм гаҗәеп дөньясы, табигать һәм бөтен әйләнә-тирә дөньяның яклауга мохтаҗ булуы турында мәгълүмат ала алдылар.

Әлеге истәлекле дата уңаеннан, Айдар авылы китапханәсендә Александр Сергеевич Пушкинның тууына 220 ел тулуга багышланган «В волшебной Пушкинской стране»   дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды, анда шагыйрьнең  шигырьләре, әкиятләре, әсәрләре, шулай ук язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүматлар тупланган буклетлар тәкъдим ителде.

13 нчы июньдә   Теләче урта  мәктәбендә районыбызның   11 нче  сыйныф укучылары   биология һәм информатика фәннәреннән   бердәм  дәүләт имтиханы  тапшырдылар.  Уңышлар телибез, балалар! Хәерле сәгатьтә булсын!

Әлеге бәйрәмдә Урта Мишә авылы китапханәчесе Мухаметшина Гөлфия дә актив катнашты.

Әйләнә-тирәне саклау көннән-көн мөһимрәк була бара. Шул уңайдан Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре  балалар белән табигатькә сәяхәт оештырдылар. Үзләре белән алган тәм-томнардан авыз итеп алгач, Тау астындагы чишмәнең,  салкын суыннан авыз иттеләр. Җәйге табигать хозурында балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар, төрле уеннар уйнадылар.

Бу матур, күңелле чарада  авыл җирлеге башлыгы, авыл яшьләре, олы сыйныф укучылары һәм мәдәният хезмәткәрләре катнаштылар. Авыл халкы да бик актив булды.  Күп бүләкләр бирделәр, акчалата да ярдәм күрсәттеләр.

Шул уңайдан Баландыш мәдәният йортында, яшьләр белән “Мин яратам сине, Россия” дип исемләнгән Россия көненә карата әнгәмә оештырылды. Яшьләр Россия тарихы, аның символлары, ул символларның мәгънәләре турында фикерләр алыштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International