12 июнь-Россия көне уңаеннан, Субаш авыл китапханәсендә клуб белән берлектә «Моя Россия!» дип аталган рәсемнәрдән һәм кул эшләреннән торган күргәзмә эшләде. Әлеге күргәзмәдә балаларның кул эшләре куелган иде.
Россия Федерациясенең дәүләт суверенитеты турындагы декларация кабул иткән көн. Әлеге уңайдан Максабаш авылы мәдәният йорты китапханәче белән берлектә, Россия көне уңаеннан «Мин Россия гражданы» темасына ачык һавада патриотик сәгать үткәрделәр. Балалар Россия Федерациясенең дәүләт суверенитеты турындагы декларация кабул иткән көн турында белделәр, дәүләт символлары белән таныштылар. Соңыннан балалар мәйданчыгында хәрәкәтле уеннар уйнадылар.
Без бай тарихлы бөек илдә яшибез. Үз традицияләре, тарихы, халкы, җиңүләре булган бөек илебезне данлыйбыз. Урта Мишә авыл китапханәсендә, клуб белән берлектә, Россия көненә багышланган "Россия – минем Ватаным" дигән темага телдән журнал уздырдык. Чараның максаты - үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек һәм гражданлык формалаштыру, РФнең дәүләт символларын - гербын, әләмен, гимнын популярлаштыру, дәүләтебез тарихы турындагы белемнәрне арттыру.
Һава торышы кояшлы, җылы булганлыктан бәйрәм кунаклары да күп иде. Бәйрәмне иң элек Сабантуй бәйрәмен ООО «Тукаш» хуҗалыгы җитәкчесе Файзахманов Дамир Фәрит улы котлау сүзләре белән башлап җибәрде. Аннан мәйданның төп флагын чәчү батыры белән кыр батыры күтәрде. Әлеге бәйрәмне оештыруда Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре дә актив катнашты. Сабантуй кичкә кадәр җыр, бию һәм уеннар белән үрелеп барды, ә Сабантуйның абсолют батыры булып – Максабаш авылы кияве Фәнис Зәкиев танылды.
Бәйрәм кунаклары көрәштә һәм барлык уеннарда актив катнашып, җыр –биюдән күңел ачты. Чараны мәдәният , китапханә хезмәткәрләре һәм авыл җирлеге белән берлектә оештырдылар.
Баландыш чишмәләргә бай авыл. Өлкәннәр булган чишмәләрне карап , чистартып торалар. Быел “Хабибрахман чишмәсен” яңарттылар. Без , ял итүчеләр, аның тәмле суларыннан авыз итәбез, тарихын өйрәнәбез, чисталыгын сакларга тырышабыз.
Хөрмәтле райондашлар! Илебез 12 июньдә Россия көнен билгеләп үтә. Россия көне бәйсезлек, Ватаныбызның киләчәге өчен уртак җаваплылыкны гәүдәләндерүче бәйрәм. Безне, кайда гына яшәсәк, нинди телдә сөйләшсәк тә, Россия Федерациясенең бүгенгесе һәм киләчәге өчен уртак җаваплылык, татулык һәм рухи бөтенлек хисе берләштерә, без бербөтен күпмилләтле Россия халкын тәшкил итәбез.
2019 елның 10 июнь көнендә Айдар авылында яшәүче тыл ветераны Хуҗина Шәмсекамал Фархулла кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Шәмсекамал апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Айдар авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.