Сабантуе кыр батырларын бүләкләүдән башланып китте. Мәйданга җыелган халык милли уеннарыбыз – чиләк көянтә белән су ташу, кашыкка йомырка салып йөгерү, аркан тартыш, капчык киеп йөгерү, туры колгага менү, капчык сугышы, кул көрәше, икмәк ташу һәм башка төрле уеннарда бик теләп катнаштылар. Сабантуй кунаклары спорт уеннары белән беррәттән узешчән һәм профессионал артистлар чыгышларын да бик яратып карадылар. Һәм әлбәттә инде Сабантуен милли көрәшсез күз алдына да китереп булмый. Милли көрәш бик кызган төстә барды, баш батыр булып Галлямов Муса калды.
4 июнь көнне мәдәният йортында Баландыш төп гомумбелем бирү мәктәбе каршында эшләүче җәйге лагерьга йөрүче балалар өчен “Солдатик” нәфис фильмы күрсәтелде. Патриотик тәрбия максатын күрсәтелгән бу фильм балаларга бик ошады.
11нче июнь көнне безнең балалар бакчасында иртәнге гимнастика Россиянен азатлыгы коненә багышланган музыка астында башланды.Көн дәвамында патриотик темага багышланган рәсем конкурслары,әңгәмә ,уеннар үткәрелде.
12 июнь- Россия көне алдыннан Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасында бу вакыйгага багышланган бәйрәм узды. Балалар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, биеделәр, хәрәкәтчән һәм музыкаль уеннар уйнадылар, Россия данын җиңеп ярыштылар, ә өлкән төркемнәрдә балалар "Минем Туган илем - Россия"презентациясен карадылар. Россия көне-ул азатлык, тынычлык һәм игелек бәйрәме. Бу бәйрәм күпмилләтле халкыбызның бердәмлеген гәүдәләндерә, Ватаныбызның хәзергесе һәм киләчәге өчен барысы да җаваплы, дип искә төшерә.
Чара спорт мәйданчыгында дәвам итте, анда балалар үзләренең кыю һәм җитез булуларын күрсәттеләр.
10 нчы июньдә Теләче урта мәктәбендә районыбызның 11 нче сыйныф укучылары җәмгыять белеменнән бердәм дәүләт имтиханы тапшырдылар. Алда сынаулар дәвам итә. Чыгарылыш сыйныф укучылары 13 нче июнь көнне биология һәм информатика фәннәреннән имтихан язачаклар. Уңышлар телибез, балалар! Хәерле сәгатьтә булсын!
8 нче июнь көнне Теләче авылы үзәк мәйданында Сабантуй бәйрәме гөрләп узды. Яше –карты , бала-чагасы барысы да бәйрәмгә бик ныклап әзерләнеп килгән иде. Балаларның, яшьләрнең күмәк чыгышлары бәйрәмнең бизәге булды. Милли бәйрәм Сабантуй һәркемгә шатлык, куңел күтәренкелеге бүләк итте. Бәйрәм белән, дуслар! Бахет, шатлыклар , сәламәтлек һәм тынычлык телибез!
2019 елның 7 июнь көнендә Сауш авылында яшәүче тыл ветераны Шәрипова Суфия Абдулла кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Суфия апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Узәк авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.
2019 елның 7 июнендә Теләче муниципаль районы Үзәк бистәсендә Арча территориаль органы җитәкчесе Булат Кадыйров гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде.
Тиздән халкыбызның милли бәйрәме - Сабантуй җитә. Балалар Сабантуй бәйрәменә бик ныклап әзерләнәләр. Һәр көнне Сабантуй мәйданында репетицияләр үткәрелә. Уңышлар сезгә, балалар!