ЯҢАЛЫКЛАР


7
июнь, 2019 ел
җомга

Авылыбыз яшьләре белән берлектә өйдән-өйгә кереп авыл халкының сабантуй өчен әзерләп куйган бүләкләре, яшь киленнәрнең чигүле сөлгеләре, кызларның матур итеп чиккән кулъяулыклары җыелды.

Тиздән  бакчабыз шау чәчәккә күмелер дип өметләнәбез.

Бүген А. С. Пушкин исеме һәр балага таныш. Әкиятләр тылсымга бай, шуңа күрә балаларны тәрбияләү Пушкин әкиятләрендә һәм әсәрләрендә уза.

Безнең Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасында да Пушкин көне узды. Балаларга Пушкинның кечкенә Саша балачагы, аның няня Арина Родионовна сөйләгән әкиятләргә мәхәббәте турында сөйләделәр. Аннан соң балаларга төрле әкиятләрдән өзекләр күрсәтелде-«Балыкчы һәм балык турында әкият», «Алтын әтәч турында әкият», «Салтан патшасы»  турында әкият. Төркем тәрбиячеләре әкиятләргә  генә  тукталмады,шулай ук А. С. Пушкин шигырьләрендә - чәчәкләр, табигать турында  ничек тасвирланганына да игътибар иттеләр, аларны балаларга уен аша да җиткезергә тырыштылар.

Әйләнә-тирәне саклау көннән-көн мөһимрәк була бара. Шул уңайдан Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре  балалар белән табигатькә сәяхәт оештырдылар. Үзләре белән алган тәм-томнардан авыз итеп алгач, Тау астындагы чишмәнең,  салкын суыннан авыз иттеләр. Җәйге табигать хозурында балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар, төрле уеннар уйнадылар.

Әлеге күркәм бәйрәм  уңаеннан, Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә  балалар өчен «Укыйбыз, уйныйбыз, сәламәтлекне ныгытабыз»,  дип исемләнгән бәйрәм оештырдылар. Мәйданчык матур итеп бизәлде, саф һавада балалар өчен китапханә почмагы әзерләнде.

 Чарага авылның барлык балалары чакырылган иде, алар өчен халык уеннары, күңелле конкурслар әзерләнде, балалар «Китап һәм Маҗаралар утравы» на бик теләп «сәяхәт иттеләр», анда әдәби табышмакларга җавап бирделәр, китаплар белән таныштылар. Нәни дусларыбыз асфальтта төрле төстәге акбурлар белән рәсем ясадылар. Барлык катнашучылар да баллы күчтәнәчләргә ия булдылар.  Алар барысы да бик теләп уеннарда катнаштылар, җырладылар, биеделәр,бүләкләр алдылар. Балалар өчен оештырылган бәйрәм бик күңелле, матур үтте.

                                                                 

3 июньнән Баландыш төп мәктәбендә мәктәп яны лагеры эшли башлады. Мероприятияләр программа, план-сеткага таянып үтә. Туклану расланган меню нигезендә оештырыла. Балаларга күңелле һәм имин яллар телибез.

Проект эшчәнлеге нәтиҗәсендә, китапханәләрнең финанс хәлен яхшыртудан тыш, аларның җирле берләшмәдәге роле арта, укучыларга күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфаты яхшыра, эштә яңа перспективалар барлыкка килә. 30 май көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә үткәрелгән гамәли семинарда бу һәм башка күп нәрсәләр турында сүз барды. Квалификацияле белгечләр проект эшчәнлеге буенча документларның якын килүе һәм тутырылуы турында сөйләделәр. Семинар ахырында безгә «Китапханәләрнең проект эшчәнлеге» программасы буенча гамәли семинарда катнашучы сертификатлары тапшырылды.

Балалар өчен бу искиткеч көндә «День весёлых затей» квест - уены үткәрелде. Программада табышмаклар, спорт эстафеталары, уеннар конкурслары булды.   Балалар азарт белән «Что бывает в библиотеке? " викторинасы сорауларына җавап бирделәр. Бәйрәм ахырында балалар татлы призлар алдылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International