23 нче май көнне Теләче урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары татар теле һәм әдәбияты укытучысы Г.М. Ибрагһимова җитәкчелегендә Карим Тинчуринның ” Зәңгәр шәл” пьесасы буенча куелган спектакль күрсәттеләр. Яшь артистлар бик тырышып уйнадылар. Матур спектакльне яшь тамашачылар бик яратып кабул иттеләр.
Татарстан занял первое место на VII Национальном чемпионате WorldSkills Russia. 24 мая были подведены итоги соревнований Финала VII национального чемпионата «Молодые профессионалы» 2019 года в г. Казани. Татарстан занял первое место в общекомандном зачете.
2019 елның 24 маенда Казанда «КАИ Олимп " спорт комплексында һәм «бокс һәм өстәл теннисы үзәге» спорт комплексында 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган пенсионерларның «Өченче буын» IX Республика спартакиадасы узды.
Алан авыл мәдәният йорты директоры Замалиева Гүзәлия Алан урта мәктәбендә узган “Соңгы звонок” бәйрәмендә катнашып, мәдәният йортында узган мәдәни чараларда катнашкан укучыларга рәхмәт хатлары тапшырды.
Бу чың аларның кадерле укытучылары белән хушлашу авазы да.
Бүген, ягъни, 25 май көнне Шәтке урта мәктәбе чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады... Мәктәпне барлыгы 3 укучы тәмамлады: Габдрахманов Азат, Габдуллин Рүзәл һәм Мавлин Эмиль. 11 нче сыйныф егетләре белем һәм тәрбия биргән укытучыларга, әти-әниләргә рәхмәт сүзләре җиткерделәр. Бәйрәм чарасында катнашучыларның һәркайсы чыгарылыш сыйныф укучыларына уңышлар, ак юл, бәхет теләде.
Мәктәп директоры Ибушев Александр Алексеевич фән олимпиадаларында җиңү яулаган, спортта һәм үзешчән сәнгатьтә актив катнашкан укучыларга Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырды.
Соңгы кыңгырау яңгырады дип, җиңел суларга ашыкмагыз. Бердәм дәүләт имтиханнарын бирәсегез бар. Аларда һәркайсыгызга уңышлар телибез.
Бәйрәмдә Теләче районы мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Сударушка» рус халык вокаль ансамбле, Әбде авыл мәдәният йортының «Задоринка» рус фольклор ансамбле һәм Ачы авыл мәдәният йортының «Рябинушка» рус фольклор ансамбльләре катнашты.
25 май көнне Әбде авыл мәдәният йортының “Задоринка” вокаль ансамбле Лаеш районында узган “Каравон” рус фольклор бәйрәмендә катнашып кайттылар.