ЯҢАЛЫКЛАР


5
июнь, 2019 ел
чәршәмбе

Чыгарылыш кичәсе-ул олы тормышка беренче баскыч. Бер яктан, бу шатлыклы, күптән көтелгән бәйрәм, икенче яктан – бераз моңсу вакыйга. Чираттагы тапкыр чыгарылыш кичәсе безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында җылы, дустанә шартларда узды.

27 май көнне Казаклар авылы китапханәсе каршында эшләп килүче “Ахирәтләр мәҗлесе” берләшмәсе әгъзаләләре шулай ук мәчеткә тәравих намазына йөрүчеләр өчен ифтар мәҗлесе үткәрелде. Күркәм мәҗлесне авылыбызның имамы Рамил хәзрәт Коръән укып башлап җибәрде һәм  рамазан аеның фазыйләтләре турында да аңлатты.

  « IT-чемпион» республика конкурсының  икенче этабына  йомгак ясалды. “ Иң актив укучы” номинациясендә Теләче урта мәктәбе укучылары Шугаепова Фәрида белән Габдрахманова Алисә, Олы Мәтәскә урта мәктәбе укучысы Сабирҗанов Ильмир   җиңү  яулады. “Иң актив сыйныф” номинациясендә сыйныф җитәкчеләре    Г.Р. Сәлмәнова, Р.Р. Гөзәирова  һәм  М.Р. Тимербаева   җитәкчелегендә  5б, 9б  һәм 8в  сыйныф укучылары алга чыкты. Җиңүчеләрне котлыйбыз!

Теләче урта мәктәбендә «Урок Цифры» диән  Бөтенроссия чаралары кысаларында “ Интернетта куркынычсызлык “ темасына дәресләр үткәрелде. Дәресләрдә балалар информацион технологияләр, проектлар белән таныштылар. Укучылар  Интернетта куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнделәр,  узләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.


3
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 5 июненнән 19 июненә кадәр "Роспотребнадзор" ның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнарындагы территориаль бүлеге тарафыннан җәйге каникуллар башлану чорында балалар ялын күрсәтүнең сыйфаты һәм иминлеге, шулай ук әлеге эшчәнлек төренә караган гамәлдәге норматив гигиена таләпләре буенча гражданнарга тематик консультацияләр оештырылачак


31
май, 2019 ел
җомга

Куаклар, агачлар киселде. Чүп-чарны үзәкләштереп утильләштерү үткәрелде.

27 май көнне Теләче муниципаль районы ҖЧҖ «Игенче» хуҗалыгында үзйөрешле хәм азык әзерләү комбайннарына дәүләт техник карау үткәрелде.

         Әзерлекне тикшерүдә Авыл хуҗалыгы хәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе – Ралиф Низаметдинов, үзйөрешле машиналар хәм техниканың башка төрләренә техник торышына күзәтчелек  итү  идарәсе җитәкчесе-Хамит Назиров, Авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчесе хәм  белгечләре катнашты.    

Вакытында хәм сыйфатлы итеп, терлек азыгы әзерләү максатыннан, азык әзерләү  комбайннарын, хуҗалыкларның үзйөрешле хәм азык әзерләү комбайннарына дәүләт  техник карау графигы нигезендә,  2019 елның 27 майдан 31 майга хәтле район хуҗалыкларында үзйөрешле хәм азык әзерләү комбайннарына дәүләт техник карау уздырылачак.

Әлеге ярышта өстәмә белем бирү педагоглары Җаббаров Алмаз Фоат улы, Гатиятов Расип Рәшит улы, Нәҗметдинов Әсгать Тимершәех улы җитәкчелегендә 12 бала катнашты.

2019 елның 24 май конендә, беренче номерлы балалар бакчасы яшь автоинспекторлары, “Игътибар – балалар!” акция кысаларында ЮХИДИ инспекторы Назиров Р.Х. житәкчелегендә рейдка чыкты.

Алар үзебезнең Теләче урамында, документ тикшерү белен генә чикләнмичә , шофер абыйларына аңлату эшләре дә алып бардылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International