Балалар бәйрәмдә үзләренең бакчада өйрәнгән барлык осталыкларын күрсәттеләр: биеделәр, җырладылар, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр. . Икенче кечкенәләр төркеменә йөрүче балалар да үзләренең өлкән дусларын котлап, шигырьләр сөйләделәр . Бәйрәм ахырында тәрбиячеләр балаларга матур теләкләр теләделәр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәм иртәсеннән сон барлык кунаклар һәм балалар урамга чыгып теләкләр теләп, күккә шарлар очырдылар. Бәйрәм күңелле үтте.
30 нчы май көнне, Теләче урта мәктәбендә, районыбызның 9 нчы сыйныф укучылары җәмгыять белеменнән төп дәүләт имтиханы тапшырдылар . 24- 25 нче май көннәрендә кайбер 9 нчы сыйныф укучылары инглиз теленнән сынау биргәннәр иде. 28 нчы майда барлык укучылар рус теленнән имтихан яздылар. Алда сынаулар дәвам итә. 4 нче июнь көнне 9 нчы сыйныф укучылары җәмгыять белеме , информатика һәм ИКТ, география һәм химия фәненнәре буенча имтихан бирәчәкләр, 6 нчы июньдә - математика буенча, 11 нче июньдә – әдәбият, физика, информатика һәм ИКТ, биология фәннәре буенча һәм 14 нче июнь көнендә тарих, физика һәм география фәннәре буенча имтиханнар язачаклар. Уңышлар телибез сезгә, балалар !
Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды: район мәдәният йорты директоры Ф. М. Нагимова "Сабантуй-2019" район татар милли бәйрәмен бәйрәм итүгә әзерлек, ишегалды территориясендә чыгыш ясаучы фольклор коллективларын барлау, грантлар турында район мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе А. Х. Туктамышева хезмәткәрләрне зур сәхнәдә узачак программа белән таныштырды. Шулай ук методисты З. В. Ибраһимова авыл клублары арасында республика конкурсына әзерлеге турында материал белән чыгыш ясады.
Ә 1978 елдан башлап Халыкара музейлар көне 150дән артык илдә билгеләп үтелә башлый.
Халыкара музейлар көне уңаеннан мәдәният йортында эшләп килүче “Туган як” почмагында әби-бабаларыбызның көнкүрештә кулланган әсбаплары куелды. Айдар авыл мәдәният йорты директоры Фаляхова Резеда экспонатлар белән таныштырды,үткән заман тормышы, шушы көнкүреш җиһазлары турында сөйләп узды.
"Музейлар -мәдәни алмашуның, мәдәниятләрне баетуның һәм кешеләр арасында үзара аңлашу, хезмәттәшлек һәм тынычлыкны үстерүнең мөһим чарасы булып тора".
29 нчы май көнне Теләче урта мәктәбендә районыбызның барлык 11 нче сыйныф укучылары математика фәненнән бердәм дәүләт имтиханы тапшырдылар. 27 нче майда кайбер 11 нче сыйныф укучылары география һәм әдәбияттан имтихан язганнар иде. Алда сынаулар дәвам итә. 31 нче майда 11 нче сыйныф укучылары тарих һәм химия фәннәре буенча имтихан бирәчәкләр. 3 нче июнь көнне барлык 11 нче сыйныф укучылары рус теленнән имтихан тапшырачаклар. 5 нче июньдә укучыларны физикадан һәм чит телләрдән язма имтиханнар , 7 һәм 8 нче июнь көннәрендә – чит телләр буенча телдән имтиханнар көтә. Чыгарылыш сыйныф укучылары 10 нчы июньдә җәмгыять белеменнән , 13 нче июнь көнне биология һәм информатика фәннәреннән имтихан язачаклар. Уңышлар телибез, балалар! Хаерле сәгатьтә булсын
28 май көнне Балалар иҗат үзәге директоры Мәхмүтова Зөлфия Шамил кызы V Халыкара педагогик белем IFTE 2019 Форумы кысаларында, укучы-мигрантларның белеме, тәрбия һәм адаптациясендәге проблемаларга багышланган “Мигрантлык һәм мәктәп” дип аталган дискуссиядә катнашты. Чарада россия һәм чит илдән мультикультура өлкәсендә эшләүче алдынгы экспертлар катнашты. Алар арасында: Майами университетыннан профессор Дина Бирман (АКШ), София университеты профессоры Сайка Чавдарова (Болгария),Лейпциг шәһәре университеты профессоры Махаббат (Германия), Италиянең Падуи шәһәре университетының фәнни хезмәткәре Лючия Бомбьери һ.б.лар бар иде. Дискуссия Казан федераль университетының UNIVER медиаүзәгендә үтте.
Шушы көннәрдә зурлар төркеме балалары, тәрбиячеләр белән бергәлектә туган якны өйрәнү музеена экскурсиягәбардылар. Балалар анда иске көнкүреш әйберләре, рәсемнәр, китаплар, музыка уен кораллары, хәрби киемнәр күрделәр. Балаларга әлеге әйберләрнең кыскача тарихы һәм кайчан кулланылганлыгы турында сөйләделәр . Аннары балаларга үзләре теләгән экспонатлар белән якыннан карарга рөхсәт иттеләр. Барлык балаларга һәм олыларга да үзебезнең туган ягыбызның тарихы белән танышу бик кызыклы булды. Музей хезмәткәрләренә рәхмәтебезне белдерәбез һәм эшләрендә уңышлар телибез.
Очрашуны "ФОРПОСТ" җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр оешмаларының республика үзәге" белгече Камалетдинов Тимур Ренат улы үткәрде.
Киңәшмәдә районнарның "ФОРПОСТ" яшьләр үзәкләрендә булган проблемалары күтәрелде. Җитәкчеләр тарафыннан яшьләр арасында "ФОРПОСТ" яшьләр хокук саклау хәрәкәтен популярлаштыру буенча тәкъдимнәр кертелде.
28 май көнне «Батыр» спорт комплексында Теләче районы «ФОРПОСТ» үзәгенең мәктәп отрядлары арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының җәйге фестивале булып узды.