ЯҢАЛЫКЛАР


7
июнь, 2019 ел
җомга

Сезнең барыгызны да Теләче муниципаль район Советы, район Башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән бүгенге тантана, милли бәйрәмебез – Сабан туе белән ихлас тәбрик итәм.


5
июнь, 2019 ел
чәршәмбе

Бәйрәмдә балалар төрле уеннарда көч сынаштылар. Күңелле стартлар, кашыкка йомырка салып йөгерү, чүлмәк вату, су ташу, түбәтәй уеннарын аеруча яратып уйнадылар. Ахырдан татлы ризыклар белән сыйландылар.

03-04 июнь көнне Биектау шәһәрендә 2006-2007 елларда туган яшүсмерләр арасында " Күн туп» Бөтенроссия ярышларының республика этабы узды. Әлеге ярышта Теләче, Үзәк һәм Олы Мишә мәктәпләре егетләре (өстәмә белем бирү педагоглары Артур Рөстәм улы Хәбиров, Рөстәм Габделгазиз улы Хәбиров) катнашты.

3 нче июньнән Олы Мишә урта мәктәбендә мәктәп яны лагеры эшли башлады.  « Ак каен» лагерында 15 бала ял итәчәк. Мероприятияләр программа, план-сеткага таянып үтә. Туклану расланган меню нигезендә оештырыла. Балаларга күңелле һәм имин яллар телибез.

Бүген, мәктәп каршында оештырылган “Кояшкай”  лагеры   балалары мәктәп китапханәсенә экскурсиягә килделәр. Сәяхәт  барышында китапханәче Мөбәрәкшина Ф.Г. китапларның килеп чыгу тарихы белән таныштырды.  Балалар китапларның мөһимлеге, алар белән сакчыл эш итәргә кирәклеге турында кирәкле мәгълүмат алдылар. Шулай ук стеллажларга куелган төрле темадагы китапларны зур кызыксыну  белән карап чыктылар. Балаларда экскурсия чын мәгьнәсендә зур тәэсир калдырды.

29 май көнне “Дулкын” йөзү бассейнында “Теләче” спорт мәктәбе малайлар һәм кызлар арасында беренче тапкыр йөзү буенча турнир уздырды. Әлеге турнирда тренерлар Заһидуллин Б.Х. һәм Әхтәмов Р.Н. җитәкләгән түгәрәкләргә йөрүче 45 укучы катнашты. 

2019 елның 26 май  көнендә Югары Кибәхуҗа  авылында яшәүче тыл ветераны Мөхәмәдиева Хәтимә Мөстафа кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Хәтимә апага Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Югары Кибәхуҗа  авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

Узәк   балалар бакчасында  27 май көнне чыгарылыш кичәсе узды. Кешенең тормышы чыгарылыш кичәләреннән тора. Башта балалар бакчасы, аннары мәктәп, югары уку йорты... Һәркайсы кеше тормышында аерым бер этап, аерым бер тормыш мизгеле. Менә безнең балаларыбызда беренче этапны узды. Балалар бакчасында зур бәйрәм иде, тантана  бик куңелле үтте.  Видео һәм фотога төшүләр, җырлар һәм биюләр белән. Чын олыларча! Балалар тормышында бу беренче зур бәйрәм гомергә хәтердә калыр, мөгаен.Чыгарылыш кичәсе... Бу бәйрәм моңсу да, күңелле дә. Күңелле, чөнки ак бантиклы һәм кара галстуклы әлеге сабыйлар иртәгә инде мәктәп бусагасын атлап керәчәк. "Сабый" дип әйтеп буламы соң инде аларны! Моңсу да... Чөнки күпме дуслар, әни урынына якын күргән тәрбиячеләр белән хушлашу көне бу. Хәер, күңелсезләнеп утырыр чак түгел. Алда зур юллар көтә. Бу балаларыбызга якты юллар теләп калыйк. Тормышларындагы һәр чыгарылыш кичәсе үз вакытында булсын. Һәм һәрвакыт якты, күңелле һәм бәхетле узсын! Ә тәрбиячеләргә саулык түземлек теләп  калабыз.Сау бул балалар бакчасы! Исәнме, мәктәп!

Бүген «Игътибар балалар»акциясе кысаларында  шөгыльләр юл йөрү кагыйдәләренә, аларны тагын бер кат искә төшереп үтүгә, белгәннәрне ныгытуга багышланды. Килгән кунагыбыз да бар иде, ул-  “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет оешмасының Саба  бүлеге җитәкчесе Ягафарова Г.Н. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән Хәбирова Ф.Ф. һәм Нуруллина Г.Р. квест- уен,ә зурлар төркеме белән Дәүләтшина Р.Н.белән Мөлекова Г.Ф.кен- викторинауздырдылар. Әлеге чараның максаты бик җитди: балаларны юл билгеләрен аера белүне, юлда хәвефсезлек кагыйдәләрен өйрәтүне дәвам итү; җәйге чордаюлларда күзәтүчәнлекне, игътибарлыкны, мөстәкыйль фикерләүне үстерү; урамда, җәмәгать транспортында, торак зоналарда үз-үзеңне тоту мәдәниятен тәрбияләү. Ягафарова Г.Н. балаларга җәяүлеләрнең юлда йөрү үзенчәлекләрен, транспортта үз-үзеңне тоту күнекмәләрен тагын бер кат искә төшерде, соңыннан истәлекле бүләкләр тапшырды .

Ә сабантуй алдыннан бирнә җыю оештырыла. Якын тирәдә яшәүчеләр балаларның бирнә җыюларын көтеп ала. Һәр йорт бирнә бүләкләрен теләп, сөенеп бирә. Быел да без бирнә җыюны оештырдык. Балаларның күңелләрен күреп , бирнә бүләкләре тапшырган һәр авылдашка бик зур рәхмәт! Бүләкләр бик күп җыелды. Алар  буласы сабантуйда бәйрәмгә килгән һәр балага биреләчәк. Шулай ук җыелган бүләкләрдән лоторея уены да оештырылачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International