27 май көнне Ямбулат авылы китапханәсендә Бөтенроссия китапханәләр көне уңаеннан "Әдәбият сөючеләр" әдәби берләшмәсенә йөрүче укучылар белән берлектә "Китап белән дуслык - кешене көчле итә" дип исемләнгән библиографик дәрес үткәрелде. Бу библиографик дәреснең мәгънәсе дә шунда, уку мәдәнияте хәтер эшен дә алып бара. Без, узебезнең уку белемнәребезне арттыра барган саен, мөмкин кадәр күбрәк мәгълүматлар алырга, язучы теленнән безнең өчен яңа булган фикерләрдән канәгатълелек кичерергә ирешәбез.
31 май – язучы, тарихчы – галим Миркасыйм Госмановның тууына 85 ел тула. 29 май көнне әлеге датага багышлап Урта Мишә авыл китапханәсендә “Күренекле галим, әдип, җәмәгать эшлеклесе”- исемле китап күргәзмәсе куелып, күзәтү үткәрелде. Җитмешенче еллардан башлап "Серле балбал", "Таулар, үзәннәр иленә сәяхәт" исемле китапларын бастыра. 1983 елда "Каурый каләм эзеннән" исеме белән басылып чыга. Миркасыйм Госманов татар әдәбияты классикларының әсәрләрен басмага әзерләү эшенә якыннан катнаша: шагыйрь Акмулла, татар шагыйре Кол Гали һәм Габделрәхим Утыз-Имәни әл-Болгари әсәрләре басмасының редакторы була. Тарих фәнен өйрәнү һәм укыту өлкәсендәге хезмәтләре өчен М. Госмановка 1984 елда Татарстан АССРның атказанган фән эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелде.
Бу дәреснең максаты балаларда аңлы рәвештә һөнәр сайлау, аның тормышта кирәклеген аңлату булды. Дәрес уен формасында үтте.
Ул барлыгы 80гә якын китап язган. Детектив әдәбиятының иң зур вәкилләренең берсе-Честертон детектив жанрында иҗат итүче авторларга зур йогынты ясаган.
Шул сәбәпле, 28 май көнне Шармыш авыл китапханәсендә җыелдык һәм ут белән саксыз эш итүнең зарарлы нәтиҗәләре турында сөйләштек. Китапханәдә «Почемучки» клубы балалары белән «Не шути дружок с огнем, чтоб не пожалеть потом» дигән куркынычсызлык дәресе үткәрелде. Чара уен формасында узды, викторина сорауларына җавап биреп, балалар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында белемнәрен әйттеләр, соңыннан табышмаклар чиштеләр. Укучылар игътибарына интерактив презентация рәвешендә викторина оештырылды. Дәрес ахырында балаларга ут белән куркынычсыз эш итү турында буклетлар тараттылар.
30 май көнне район хуҗалыклары арасында 2019 елның терлек азыгын әзерләү өчен азык әзерләү техникаларын, туратып тарату агрегатларын хәм азык саклау чокырларының әзерлеген тикшерү максатыннан районда конкурс булып узды.
Китапханә - аерым бер рухка ия булган мәдәни тирәлек, рухи һәм мәдәни тормыш мәркәзе, тарихи вакыйгалар шаһиты. Ул элек-электән яктылыкка,матурлыкка өнди торган, кешеләргә рухи тәрбия, белем бирү үзәге булган урын. Шул уңайдан, 26 май көнне, Айдар авылы китапханәсендә "Китап йорты, китап дөньясы-һәркем өчен ачык ишеге"дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләнде. Китапханәгә килгән барлык кешене дә кызыклы әңгәмә – китапханә тарихы, китап фонды, яңа китаплар белән танышу көтә иде. Әдәбият һәм уку өлкәсендә үз белемнәрен тикшерергә теләгән һәркем өчен «Китаплы ГТО" оештырылды. Төрле яшь категориясендәге китап укучылар бер минут эчендә бирелгән текстан өзекләрне тиз һәм кычкырып укыдылар. Барысы да гади һәм мавыктыргыч булды!
Ачы авылы китапханәсендә Хәрби-патриотик әдәбият айлыгы дәвам итә. "Балаларга сугыш турында укыйбыз" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды һәм китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.
Чарага авылыбызның 50 һәм аннан да күбрәк ел бергә тормыш иткән күркәм гаиләләр чакырылды. Алар үзләренең озак тигез, матур тормыш итү серләре белән уртаклаштылар, күңелләрендә уелып калган гаилә истәлекләрен яңарттылар. Алар хөрмәтенә матур җырлар һәм дәртле биюләр башкарылды. Катнашучылар күңелендә үткәрелгән чара әле озак еллар матур истәлек булып саклансын иде!
30 май көнне Теләче үзәк китапханәсендә Татар мөселман календаре авторы, танылган журналист, публицист Фәния Хуҗахмәт белән “Дөнья барыбер матур” дип исемләнгән очрашу кичәсе үтте. Чарада китапханәчеләр, укытучылар, балалар катнашты. Язучыбыз белән җылы әңгәмә корылды, шигырьләр укылды, шулай ук чарада китап күргәзмәсе һәм китап сәүдәсе оештырылган иде. Кичәдән һәркем җылы хисләр белән таралды.