21 мая 2019 года в Атнинском государственном драматическом театре им. Г.Тукая Атнинского муниципального района состоялась акция «Татарстан-территория крепких семей», и зональный отборочный тур XV Республиканского конкурса красоты, материнства и семьи «Нечкәбил 2019» и круглый стол на тему «Точка трезвости».
18 нче майда Теләче урта мәктәбендә 10 -11 нче сыйныф укучылары өчен яшьүсмерләр арасында төрле күңелсез хәрәкәтләрне кисәтү буенча “ Синең сайлау “ дигән профилактика чарасы үтте .Чарада полиция участокларының бүлек җитәкчесе И.Н. Зиннәтуллин, мәгариф бүлеге педагог – психологы С.Н.Хазипова, яшьусмерләр белән эшләү комиссиясе секретаре М.Ф. Хәнәфиева һәм “Форпост” директоры Р.Р. Сәйфутдинов, Теләче урта мәктәбе директоры Р.Р. Нәҗипов катнашты. Очрашу бик файдалы үтте.
Шахмат бәйгесендә Абдурахманов А. П. җитәкчелегендәге Теләче №1,№2, №3 балалар бакчаларында «Шахмат» түгәрәгенә йөрүче 6-7 яшьлек 20 бала көч сынашты. Турнирның барышын мәртәбәле жюри : мәктәпкәчә белем бирү буенча методисты - Саетова А.Н, Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү үзәге директоры - Имамиев Т. күзәтте. Ә Теләченең 3нче балалар бакчасы педагоглары Сафина Р. К.,Сабирзянова Л. Р., Хузина Р. Г. әзерлек төркеме балалары белән концерт номерлары әзерләделәр. Турнир барлык кагыйдәләр буенча узды. Турнир барышында катнашучылар кызыклы уен комбинацияләре, шахмат партияләренең гадәти булмаган карары белән гаҗәпләндерде. Дулкынлануны җиңеп, һәр катнашучы җиңүгә омтылды. Турнир балаларның яхшы әзерлек дәрәҗәсен күрсәтте һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларда уенга карата кызыксыну формалаштыруга ярдәм итте. Җиңүчеләргә һәм катнашучыларга грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.
Шул уңайдан Теләче җирлекара китапханәсенең уку залында, килгән газета-журналлардан "Вакытлы матбугат – замана көзгесе" исемле күргәзмә оештырылды һәм мәгълүмат сәгате үткәрелде. Күргәзмә белән, көн дәвамында, теләге булган барлык кешеләр дә таныша алды.
Һөнәр сайлау-һәр кешенең олы тормышын билгели торган адым. Киләчәктә хезмәт базарында нинди һөнәр сайларга һәм ничек ихтыяҗ булырга? Без балаларга һөнәр сайлаганда нәрсәгә ориентлашырга кирәклеге турында сөйләдек һәм «Һөнәрләр дөньясында Компас»китап күргәзмәсеннән күзәтү үткәрдек. Шулай ук, алар «Һөнәрне тап» уенында актив катнаштылар, табышмаклар чиштеләр, ребуслар чиштеләр, эш һөнәрләре турында мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерделәр
25 нче май көнне Теләче урта мәктәбендә "Соңгы звонок" бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмдә Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе И.Х. Хамидуллин, Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль эшләр буенча урынбасары А.А. Нурмухамметов, Теләче авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе И.Р. Мараков , Теләче урта мәктәбе директоры Р.Р. Нәҗипов , район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Р.З. Якупова , чыгарылыш сыйныф укучылары, чакырылган кунаклар , әти -әниләр һәм укытучылар катнашты.
Совет предпринимателей Тюлячинского района предлагает принять участие в разработке Положения о предстоящем конкурсе «Лучший предприниматель года».
Свои предложения вы можете оставить в Исполнительном комитете Тюлячинского муниципального района РТ по телефону 2-10-56 или направить на электронный адрес: sovettul@mail.ru