Вакытында хәм сыйфатлы итеп, авыл хуҗалыгы техникасын 2019 елның терлек азыгы әзерләү максатыннан, район хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләү техникасын эшкә әзерлеге бара. Хуҗалыклар алдында терлек азыгы әзерләү техникасын механизаторлар белән хәм кирәкле запас частьләр белән тәэмин итү кебек сораулар тора.
Фаил Шәфигуллинның иҗаты күпкырлы. Ул-шагыйрь, прозаик, юмор остасы, публицист һәм журналист та. Аның лирик шигырьләре, юмористик әсәрләре, балаларга һәм яшүсмерләргә атап язылган повесть-хикәяләре авторның гаҗәеп киң колачлы әдип булуы турында сөйли. Күргәзмәдә язучының төрле жанрдагы әсәрләре урын алды. Бу әдәби әсәрләр, шигырьләр беркемне дә битараф калдырмас.
Шул уңайдан Олы Мишә авыл китапханәсендә 2019 елның 1 яртыеллыгына килүче газета-журналлардан күргәзмә оештырылды.
Хөрмәтле матбугат хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас күңелдән котлыйбыз! Иҗатыгыз гөрләп барсын, уй-теләкләрегез тормышка ашсын, һөнәри осталыгыгыз арта барсын. Сезгә гаилә бәхете, ныклы сәламәтлек, иҗади уңышлар теләп калабыз.
6 май көнне Иске Җөри авылы китапханәсе Самара балалар китапханәсе "Балаларга сугыш турында укыйбыз" дип игълан иткән Бөтенроссия акциясенә кушылды. Бу акциядә катнашып, Иске Җөри авыл китапханәсе Диплом белән бүләкләнде.
Чара барышында балаларга бу бәйрәм, аның тарихы, гаиләдән кешенең тормышы башлануы, гаиләдә аның гражданин буларак формалашуы турында сөйләделәр. Гаилә-мәхәббәт, хөрмәт, бердәмлек һәм бәйлелек чыганагы. Чарада шулай ук гаилә турында шигырьләр, мәкальләр һәм әйтемнәр яңгырады һәм балалар гаилә әгъзалары турында кызыклы табышмаклар чиштеләр. Чара ахырында катнашучыларга символик кәгазь йөрәкләрдә үз гаиләсе өчен иң яхшы теләкләр язарга тәкъдим ителде.
18 май көнне язучы һәм прозаик Фаил Шафигуллинның тууына 80 ел тулу уңаеннан, Иске Җөри авылы китапханәсендә "Фаил Шафигуллин милләтебез горурлыгы " дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды.Китапханәче китапханәгә килгән китап укучыларны язучының тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды, әсәрләренә күзәтү ясады.
Казаклар авыл китапханәсе, Самара балалар китапханәсе игълан иткән "Балаларга сугыш турында укыйбыз" Халыкара акциясенә кушылды. Әлеге акциядә катнашып Казаклар авыл китапханәсе Диплом белән бүләкләнде.
Күргәзмәдә язучының китаплары, тормыш һәм иҗат юлы турында язылган мәгълүматлар урын алды. Китапханәгә килгән барлык китап укучылар презентация ярдәмендә язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныша алачак.
Посетители библиотеки могут ознакомиться с различными периодическими изданиями, получить информацию о газетах и журналах, которые не были получены ими. Һәркем яратып укый торган “Мәдәни җомга”, “Акчарлак”, “Ватаным Татарстан”, “Сөембикә”, “Гаилә һәм мәктәп”, “Идел”, ”Казан утлары”, “Сәхнә” басмаларын алып укырга мөмкин.
1 нче апрельдан - 21 нче апрельга кадәр Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан китап нәшрияты белән бергә VII Дөньякүләм "Әдәби марафон" (#әдәбимарафон) оештырылды. Проектның максаты - яхшы гадәт - татарча әдәби әсәрләр, китаплар һәм журналлар уку гадәтен формалаштыру. 15 нче май көнне Казанның УНИКС залында оештырылган йомгаклау кичәсендә Иске Җөри авылы китапханәчесе дә булды һәм диплом белән бүләкләнде.