« Халыкара гаилә көне » бәйрәме киң җәмәгатьчелек игътибарын гаилә проблемаларын җәлеп итү максатыннан оештырыла. ... Бәхет һәр йортка керсен , өйдә бәлеш исе килсен, балаларның яңгыравыклы көлүләре яңгырасын, гаиләдә- һәрчак мәхәббәт булсын!
Шул датага багышлап Урта Мишә авыл китапханәсендә “Язучы, талант иясе Фаил Шәфигуллин” исемле китап күргәзмәсе куелып, китапларына күзәтү үткәрелде. Аның беренче шигырьләре көндәлек матбугатта 1958 елда күренә башлый. «Яңа ел бусагасында», «Гашыйк», «Дулкынга дулкын» исемле җыентыклары, 1960 елларның ахырыннан башлап күп санлы хикәяләре һәм «Өй салуның ние бар...» (1979—1982), «Бер малай, өч аргамак» (1981) кебек повестьларын яза. Озак еллар буе «Казан утлары», «Чаян» журналларының һәм «Яшь ленинчы» газетасының редколлегия члены булып торды. Ул 1969 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.
Шуңа күрә бу бәйрәм безнең өчен бик мөһим. 15 май көнне Әбде мәдәният йортында китапханә белән берлектә «В кругу семьи " дип исемләнгән күңелле стартлар булып узды. Анда Әбде авыл җирлегеннән Семеновлар, Романовлар, Иглеповлар, Никитиннар гаиләләре катнашты. Балалар һәм аларның әти-әниләре барлык конкурсларда һәм уеннарда актив катнаштылар. Һәр команда күңел күтәренкелеге, яхшы кәеф һәм уңай эмоцияләр алды. Бәйрәм концерт программасы белән үрелеп барды. Чара ахырында барлык катнашучылар чәй табынына чакырылды.
Әлеге газета өлкән яшьтәге кешеләрне генә түгел, яшь укучыларны да кызыксындыра, чөнки анда узган ай өчен бөтен материал җыелган.
15 -17 нче май көннәрендә Теләче урта мәктәбенең яшь спортчылары “ Президент спорт бәйгеләре” Бөтенроссия спорт ярышларында катнаштылар һәм теннис буенча I урын, тэт-регби, шашка һәм спорт уены лапта буенча II урыннар, гандбол буенча III урын алып кайттылар. Республика ярышларына яшь спортчыларны Теләче урта мәктәбе физкультура укытучысы Р.Р. Хакимов әзерләде, физкультура укытучысы Р.Р. Салахиев ярдәм итте . Зур уңышларыгыз белән котлыйбыз!
Һөнәр сайлау-һәр кешенең олы тормышын билгели торган адым. Киләчәктә хезмәт базарында нинди һөнәр сайларга һәм ничек ихтыяҗ булырга? Нинди һөнәр булачак китерәчәк ләззәт дә, финанс иминлеге дә? Без балаларга һөнәр сайлаганда нәрсәгә ориентлашырга кирәклеге турында сөйләделәр һәм «Компас в мире профессий» китап күргәзмәсеннән күзәтү үткәрделәр. Шулай ук алар «һөнәрне тап» уенында актив катнаштылар, табышмаклар, ребуслар чиштеләр, эш һөнәрләре турында мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерделәр
Казаклар авылы китапханәчесе Альбина Рахматуллина 1 - 21 нче апрель көннәрне ВКонтакте социаль челтәре кысаларында барган VII Дөньякүләм #әдәбимарафон онлайн-проектында катнашып финалга үтте һәм дипломга ия булды. Әлеге проект кулланучыларда татар теленә, татар әдәбиятына игътибар уята, үз дисциплина булдыруда ярдәм итә, тайм-менеджмент нигезләренә өйрәтә.
6 май көнне Ямбулат авылы китапханәсе 1941 - 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә карата "Балаларга сугыш турында укыйбыз" ( "Читаем детям о войне" ) дип исемләнгән X Халыкара акцияне үткәрүгә кушылды. Акциянең оештыручысы булып Татарстан Республикасының дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе "Самара өлкә балалар китапханәсе" тора. Акциядә катнашканы өчен Ямбулат авылы китапханәсе диплом белән бүләкләнде.
Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә, клуб белән берлектә, 17 май көнне “Гаилә хакын зурлый белгән парлар, үрнәк булып торсын парларга” исеме астында куп балалы гаиләләр белән очрашу үткәрелде. Гаилә гомер - гомергә яшәешнең башлангычы булды. Гаилә - ул җылылык, мәхәббәт, ышаныч учагы. Аның төп бурычы - балалар үстерү, аларга лаеклы белем бирү, тормышта үз юлларын табарга өйрәтү.