18 май - шагыйрь һәм прозаик Фаил Шәфигуллинның тууына 80 ел тулды.

2019 елның 21 мае, сишәмбе

Шул датага багышлап Урта Мишә авыл китапханәсендә “Язучы, талант иясе Фаил Шәфигуллин” исемле китап күргәзмәсе куелып, китапларына күзәтү үткәрелде. Аның беренче шигырьләре көндәлек матбугатта 1958 елда күренә башлый. «Яңа ел бусагасында», «Гашыйк», «Дулкынга дулкын» исемле җыентыклары, 1960 елларның ахырыннан башлап күп санлы хикәяләре һәм «Өй салуның ние бар...» (1979—1982), «Бер малай, өч аргамак» (1981) кебек повестьларын яза. Озак еллар буе «Казан утлары», «Чаян» журналларының һәм «Яшь ленинчы» газетасының редколлегия члены булып торды. Ул 1969 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International