Халыкара гаилә көне ел саен 15 майда билгеләп үтелә.

2019 елның 21 мае, сишәмбе

« Халыкара гаилә көне » бәйрәме киң җәмәгатьчелек игътибарын гаилә проблемаларын җәлеп итү максатыннан оештырыла. ... Бәхет һәр йортка керсен , өйдә бәлеш исе килсен, балаларның яңгыравыклы көлүләре яңгырасын, гаиләдә- һәрчак   мәхәббәт булсын!
16 май көнне Айдар авыл мәдәният йорты хезмәткәре һәм Айдар авыл китапханәсе мөдире Гаилә көне уңаеннан, Айдар авылында яшәүче, мәдәният өлкәсендә актив кайнаган ,57 ел бергә гомер итүче  - Гомәров Габделхаким Гомәр улы һәм Рузилә Нури кызын бәйрәм белән котлап өйләрендә булдылар.
 Алар,  гомер буе  туган авылларында хезмәт куялар. Габделхаким Гомәр улы бригадир ,ипи пешерү цехында  мөдир булып эшли, ә Рузилә Нури кызы-мактаулы сыер савучы. Хәзер алар икеседә лаеклы ялда.
 Гаиләләренә  нык сәламәтлек, мәхәббәт һәм үзара аңлашу, тигезлек һәм озын гомер теләп, “Тормыш яме-яшәүдә, яшәү гаме-матур гаиләдә"-дигән теләктә калдылар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International