Казаклар авылы китапханәчесе Альбина Рахматуллина 1 - 21 нче апрель көннәрне ВКонтакте социаль челтәре кысаларында барган VII Дөньякүләм #әдәбимарафон онлайн-проектында катнашып финалга үтте һәм дипломга ия булды. Әлеге проект кулланучыларда татар теленә, татар әдәбиятына игътибар уята, үз дисциплина булдыруда ярдәм итә, тайм-менеджмент нигезләренә өйрәтә.