16 май көнне Ачы мәдәният йортында Халыкара гаилә көненә багышланган «Гаилә-ул һәрвакыт синең белән " дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде.

2019 елның 21 мае, сишәмбе

Чара барышында балаларга бу бәйрәм, аның тарихы, гаиләдән кешенең тормышы башлануы, гаиләдә аның гражданин буларак формалашуы турында сөйләделәр. Гаилә-мәхәббәт, хөрмәт, бердәмлек һәм бәйлелек чыганагы. Чарада шулай ук гаилә турында шигырьләр, мәкальләр һәм әйтемнәр яңгырады һәм балалар гаилә әгъзалары турында кызыклы табышмаклар чиштеләр. Чара ахырында катнашучыларга символик кәгазь йөрәкләрдә үз гаиләсе өчен иң яхшы теләкләр язарга тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International