ЯҢАЛЫКЛАР


4
май, 2019 ел
шимбә

Тирә-юнебезгә яшеллек бирүче, сулар һавабызны чистартучы, агачлар утырту - барыбызның да уртак бурычы ул. Әлегә  акциягә  Урта Мишә  авылы мәдәният хезмәткәрләре  дә кушылды.

Максабаш авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә әлеге акция уңаеннан  мәдәният йорты территориясендә агачлар утырттылар.

Районыбызда игълан ителгән Тукай айлыгы кысаларында, Субаш авылы китапханәсендә, клуб белэн берлектә бөек шагыйрьнең күпкырлы иҗатын чагылдырган, бөек шәхескә багышлап "Без Тукайлы халык " дип исемләнгән стенд эшләп куелды һәм "Безнен җанда Тукай яши икән- яши шигырь, Туган тел!" исеме астында күргәзмә ясалып аңа күзәтү ясалды. Күргәзмә 30 апрельгә кадәр дәвам итә.

2019 елның 26 апрелендә бөек татар шагыйре Г. Тукайның тууына 133 ел тулу уңаеннан Ачы мәдәният йортында китапханә белән берлектә Г. Тукай әкиятләре буенча әдәби-танып-белү викторинасы үткәрелде. Китап күргәзмәсе һәм китапларга күзәтү оештырылды. Укучылар үзләренең белем багажын тулыландырдылар һәм бик канәгать калдылар. Чара барышында балаларга шагыйрьнең балачагы турында сөйләделәр, кычкырып уку оештырдылар. Балалар Тукай шигырьләрен,мәсьәләләрен,әкиятләрен карадылар.

26 апрель көнне Олы Нырсы  китапханәсендә , мәдәният йорты белән берлектә , “Күңелле татар теле ” берләшмәсенә йөрүче балалар белән  “Мәңге яши Тукай безнең күңелләрдә” –дип исемләнгән  әдәби кичә узды. Кичә барышында Г. Тукай  әкиятләре,шигырләре  буенча сәнгатьле укулар, әкиятләр сөйләүләр узды.

27  нче  апрель көнне  укучылар  һәм хезмәткәрләр  Теләче урта мәктәбенең  барлык территориясен чистартуда катнаштылар. Мәктәп яны матур булып чистарып калды. Бу изге эштә катнашкан укучыларга, хезмәткәрләргә  бик зур рәхмәт.

Тукай! Бу исем бик җылы булып безнең күңелләргә мәңгелеккә урнашкан. Гомер буе ул безнең йөрәк түребездә идеал булып саклана, сүнмәс йолдыз булып балкып тора. Безнең күңелләрдә туган илгә, туган халыкка, туган телгә мәхәббәт хисе әнә шулай Тукай исеме белән бергә туа.24 нче апрель көнне авыл китапханәчесе Нәҗипова М.Х. һәм Баландыш төп мәктәбе укытучылары Зәйнуллина Р.Х., Мингазова Л.М. белән берлектә "Тукай безнең күңелләрдә" дип исемләнгән әдәби кичә уздырылды.Г.Тукайның кыскача биографиясе белән таныштырылды. Укучылар арасында шагыйрьнең шигырьләрен сәнгатьле укучылар бәйгесе уздырылды. Кичә "Туган тел" җыры белән тәмамланды.

26 нче апрель көнне  Теләче урта мәктәбендә  “ Бөек Ватан сугышы тарихы буенча тест” дип аталган халыкара  акция үткәрелде. Теләче урта мәктәбенең 8-11 сыйныф укучылары  халыкара акциядә актив катнаштылар һәм Бөек Ватан сугышы тарихы буенча үзләренең белемнәрен тикшерү максатыннан сорауларга җавап бирделәр.  “ Бөек Ватан сугышы тарихы буенча тест” дип аталган халыкара  акциядә афганчы ветеран Г.З. Закиров катнашты. Газинур Зуфарович үзенең  Афганстанда үткән сугышчан юлы турында сөйләде һәм балаларга илебезне саклаучылар булып үсегез дигән теләкләрен җиткерде.

26 апрель көнне Олы Мишә авыл китапханәчесе,  Олы Мишә урта мәктәбе һәм “Күбәләк” балалар бакчасы белән берлектә авыл мәдәният йортында “Туган телдә сөйләшеп, яшим мин туган илдә” исемле шигырь кичәсе үткәрелде.

26 апрель көнне Үзәк авыл клубында мәдәният йорты һәм Үзәк авыл китапханәсе белән берлектә Туган тел көне һәм бөек татар язучысы Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан Шигърият бәйрәме үткәрелде. Әлеге чарада башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Балаларга шагыйрьнең тормыш юлы турында сөйләделәр, шагыйрьнең әсәрләре буенча әдәби викторина үткәрелде. Балалар Г. Тукай шигырьләрен сөйләделәр. Китап күргәзмәсе оештырылды. Чара «Туган тел" җырын хор белән җырлап тәмамланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International