Чараның төп максаты-укучыларны рухияткә тарту, православие әдәбиятын алга этәрү, шулай ук мәдәни - тарихи традицияләрне, җирле халык сәнгать иҗаты традицияләрен яңарту һәм саклау.
Габдулла Тукай - бөек татар шагыйре, дөнья масштабына чыккан шәхес. Ул татар милләтенең символы. Без аны хәзерге заман татар әдәби теленә нигез салучы буларак тә беләбез. Менә инде 100 елдан артык аның үлемсез шигърияте кеше күңелендә якты хисләр уята, яшәүнең мәгънәсе турында уйланырга мәҗбүр итә, халык һәм Ватан язмышына битараф булмаска өйрәтә. Тукай үзенең шагыйрь генә түгел, дипломат, философ, җәмәгать эшлеклесе булуын да әйтә. Шул уңайдан, Ямбулат авылы китапханәсендә "Тукай - безнең күңелләрдә" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче кыскача гына язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде.
26 нче апрель көнне Теләче урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучыларының республика семинары булып үтте. Семинарда Арча педагогия коллеждында белемнәрен күтәрү курсларын үтүче укытучылар һәм Теләче муниципаль районы башлангыч сыйныф укытучылары катнашты. Семинарда катнашучылар ачык дәресләр һәм сыйныфтан тыш чаралар карадылар. Семинар бик нәтиҗәле үтте.
Урта Мишә авыл китапханәсендә "Тукай теле-туган тел" дип исемләнгән шигырь бәйрәме үткәрелде. Күпме генә еллар узса да, шигырьләр, зирәк әкиятләр тирән мәгънәле, игътибарны үзенә җәлеп итә. Укучылар Тукай иҗаты белән яхшы танышуларын күрсәттеләр, Тукай әсәрләренә иллюстрацияләр ясадылар. Габдулла Тукай иҗаты ярдәмендә ул балаларны хезмәт сөючән, акыллы һәм белемле булырга өйрәтә. Шуңа күрә без Габдулла Тукай турында күбрәк белергә, өйрәнергә һәм онытмаска тиеш.
26 апрель көнне Баландыш төп мәктәбенең «Маски» театр коллективы Заббарова Г. Н. һәм Гыйләҗева Э. Р җитәкчелегендә «School performances " чит телләрдә мәктәп театр коллективлары республика фестиваль –конкурсының зона этабында катнаштылар»
"Язгы игелек атнасы" Бөтенроссия акциясе кысаларында Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре 25 апрель көнне Саба районының Лесхоз бистәсендә урнашкан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта булдылар. Әлбәттә, һәр кешенең язмышы гыйбрәтле, һәм берәү дә монда арыган булып килмәгән. Дөрес, хәтта картлар йорты, күңеле тулып ята, диләр. Әмма биредә бөтен уңайлыкларны күреп, өлкәннәрнең мул тормышта яшәвен күреп, шатланып кайттык.
Анда балаларны Җирнең экологик торышы белән таныштырдылар. Әңгәмә барышында безнең авылның экологик проблемалары: һаваны, суны, урманнарны пычрату турында фикер алыштылар. Аннары экологик уен үткәрелде һәм рәсем конкурсына йомгак ясалды.
Әлеге чараның максаты: Габдулла Тукай иҗаты үрнәгендә яшь буында милли мәдәниятне һәм туган телне саклауда җаваплылык хисе тәрбияләү иде.
Бәйрәмдә «Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен, шушы булыр иң зур бүләгең» бәйгесе җиңүчеләре һәм башка күп кенә шигырь укучылар катнашты. Шулай ук, «Тукай сүнмәс йолдыз ул» китап күргәзмәсе, балаларның кул эшләнмәләре һәм рәсемнәр күргәзмәсе куелды. Алдан игълан ителгән «Тукай әкиятләре дөньясында» исемле конкурска нәтиҗәләр ясалып, җиңүчеләр тәбрикләнде. Бәйрәм «Туган тел» җыры белән тәмамланды.
26 апрель көнне Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Шакирова Алисә 5-9 сыйныфларның фәнни-тикшеренү һәм проект эшләренең I республика конференциясендә «Экология әйләнә-тирәбездә» секциясендә катнашкан өчен III дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. (Фәнни җитәкчесе Шакирова А. З.). Котлыйбыз сезне!
Радиация һәлакәтендә һәлак булганнарны искә алу көне ел саен 26 апрельдә Чернобыль АЭСындагы вакыйгалар истәлегенә билгеләп үтелә. Кешелек тарихында иң зур техноген һәлакәт әйләнә-тирә мохиткә, икътисадка зур зыян китерә, күпмеңләгән кешенең тормышын һәм сәламәтлеген какшата. 2019 елның 26 апрелендә Теләче районындагы «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенен гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре «Үткән чор геройлары турында...» дигән темага түгәрәк өстәл үткәрделәр. Анда ике буын вәкилләре очрашты. Чара башында «Теләче волонтерлары» үзәге координаторы «Авария нәтиҗәләре буенча хәрби-ликвидаторларның батырлыгы " дигән темага чыгыш ясады. Түгәрәк өстәлдә катнашучылар күп еллар элек безне радиациядән саклап, сәламәтлекләрен куркыныч астына куйган батырларның язмышлары турында искә төшерделәр.