ЯҢАЛЫКЛАР


4
май, 2019 ел
шимбә

26 апрель көнне районыбызның Теләче үзәк ял паркында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулуга багышланган "Тукай-шигъри чишмәбез" дип исемләнгән шигърият бәйрәме үткәрелде. Тукай иҗаты буенча балалар башкаруында сәхнәләштерелгән күренеш куелды, шигырьләр, җырлар яңгырады. «Тукай сүнмәс йолдыз ул» дип исемләнгән китап күргәзмәсе, шагыйрьнең әсәрләре буенча кул эшләнмәләре һәм рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды.  Бәйрәмдә катнашучылар дипломнар һәм бүләкләр белән бүләкләнде. Бәйрәм «Туган тел» җыры белән тәмамланды.

Безнең Теләче 2нче балалар бакчасында, сабыйларда Г.Тукайның иҗатына кызыксыну тәрбияләү максатыннан, 22нче апрельдән башлап 26 апрельгә кадәр Тукай атналыгы оештырылды. Атна төрле чараларга бик бай булды: балалар, тәрбиячеләр белән бергәләп, язучының әкиятләрен искә төшерделәр, шигырьләрен укыдылар; әти-әниләр белән берлектә "Тукай геройлары " дигән темага рәсемнәр, кул эшләнмәләре ясадылар. Уртанчы һәм зурлар төркеменә йөрүче балалар “Шүрәле” һәм “Су анасы” әкиятләрен башка балаларга сәхнәләштереп күрсәттеләр. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән “Тукай һәм спорт” исемле чара уздырылды. Чара барышында төрле спорт бәйгеләре белән берлектә шагыйрьнең тормыш юлы искә төшерелде, шигырьләре укылды, җырлар җырланды.

1 апрельдән 31 майга кадәр – территорияләрне чистарту буенча санитар-экологик икеайлык кысаларында, 26 апрель көнне район мәдәният йорты хезмәткәрләре  өмәгә чыктылар.

Урта Мишә авыл китапханәсендә, клуб белән берлектә, "Тукай теле - туган тел" исемле шигырь бәйрәме үткәрелде. Купме еллар утсә дә, шагыйрьнең тирән мәгьнәле шигырьләре, хикмәтле әкиятләре укучыларның игьтибарын җәлеп итә, үзенә тартып торалар. Укучылар Тукай иҗаты белән яхшы таныш булуларын күрсәттеләр, Тукай әсәрләренә иллюстрацияләр ясадылар. Габдулла Тукай иҗат җимешләре ярдәмендә балаларны да үзе кебек тырыш, акыллы, белемле булырга өйрәтә. Шуңа күрә без Габдулла Тукай турында күбрәк белергә, өйрәнергә һәм онытмаска тиешбез дигән фикердә калдык.

Яз җитү белән татар дөньясы бөек Тукай туган көнен бәйрәм итүгә әзерләнә башлый. Бу көнне табигать тә үзгәрә, җылы кояш нурлары әйләнә-тирә мохитне генә түгел, бәлки кеше күңелен дә җылыта. Урамда бик матур һава торды, кая да булса кургаш болытлары да юкка чыкты, күктә кояш елмайды.
25 апрель көнне Айдар мәдәният йортында "Гасырда калган Тукай моңы, нур сибәсең һаман безгә син!" дип исемләнгән шигърият көне үткәрелде. Туган көнгә Габдулла Тукайның барлык әкият геройлары җыелды. Алар барысы да шагыйрь бәйрәменә зурдан әзерләнде. Бәйрәмгә Айдар башлангыч мәктәбенең 1-4 сыйныф укучылары, "Ромашка" балалар бакчасыннан балалар кушылды. Барысы да бөек шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләделәр, җырлар җырладылар. Кичә барлык тамашачыларга да ошады.


3
май, 2019 ел
җомга

25 апреля в МБОУ- Большемешинской средней общеобразовательной школе была встреча выпускников с представителем АНПОО “Арский гуманитарно- технический технкум”. Она ознакомила их,  какие специальности могут получить выпускники  этого учебного заведения. Март, апрель был богат на встречи с представителями разных вузов. Они организуются для старшеклассников с целью выбора нужной профессии.

“Туган телеңне онытсаң, рухыңны югалтырсың…”– дип язган шагыйрь. Туган телен белмәгән кеше үз халкыннан да, милли тамырларыннан да аерыла, туган җиренә дә ят була. Без күпмилләтле илебездә төрле телләрнең  байлыгын саклап калырга тиешбез. Туган тел көне   һәрвакытта да тынычлык, дуслык һәм татулык бәйрәме булсын!

25 апрель көнне “Ромашка” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар һәм башлангыч сыйныф укучылары Айдар авыл китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә  оештырган “Гасырларда калган Тукай моңы, нур сибәсең һаман безгә син” дип исемләнгән шигырь бәйрәмендә  катнаштылар. Китапханәче балаларга Тукайның тормыш юлы турында сөйләде. Балалар Тукай әсәрләренә төшерелгән мультфильмнар карадылар, табышмакларга җавап бирделәр, аның китаплары белән таныштылар һәм үзләре дә матур итеп шигырьләр сөйләделәр, җырладылар. Кичәбез “Туган тел” жыры белән тәмамланды.

«Язгы мәрхәмәтлелек атнасы” кысаларында Урта Мишә авыл клубы хезмәткәрләре  Саба районы Лесхоз бистәсендә урнашкан картлар йортында булып концерт программасы белән чыгыш ясап кайттылар.

Бәйге Татарстан китап нәшрияты белән берлектә Татнетны үстерү Фонды тарафыннан оештырылды. Әлеге проект файдаланучыларның игътибарын татар теленә, татар әдәбиятына җәлеп итәргә ярдәм итә.

24 апрель көнне Баландыш авыл мәдәният йортында, китапханәсе, мәктәп һәм  "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән "Без Тукай оныклары» дип исемләнгән шигырь кичәсе үткәрелде. Кичә программасында Тукайның  тормыш юлы  иҗаты турында традицион фикер алышу булды, шагыйрьнең татар телендәге шигырьләре яңгырады, ә кайберәүләр, кичә атмосферасы белән рухланып, үзләре язган шигырьләрен укыды. "Тукай-сүнмәс йолдыз ул» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International