Шул уңайдан Иске Җөри авылы китапханәсендә “Китап сөючеләр” берләшмәсенә йөрүче укучылар белән “Без Тукай оныклары ” дип исемләнгән викторина узды. Викторина барышында китап укучыларыбыз аның китапханәдәге китапларына сәяхәт кылдылар, әсәрләре буенча төзелгән викторина сорауларына җаваплар бирделәр, шагыйрьнең шигырь-әкиятләрен тыңладылар. Кичә ахырында балалар бик теләп “Туган тел” җырын җырладылар.
Ямбулат авылы китапханәсендә дә Г. Тукай әсәрләре буенча "Тукай әкиятләре дөньясында" дип исемләнгән иң яхшы рәсем ясау бәйгесе үткәрелде.
Габдулла Тукай - бөек татар шагыйре, дөнья масштабына чыккан шәхес. Ул татар милләтенең символы. Без аны хәзерге заман татар әдәби теленә нигез салучы буларак тә беләбез. Менә инде 100 елдан артык аның үлемсез шигърияте кеше күңелендә якты хисләр уята, яшәүнең мәгънәсе турында уйланырга мәҗбүр итә, халык һәм Ватан язмышына битараф булмаска өйрәтә. Тукай үзенең шагыйрь генә түгел, дипломат, философ, җәмәгать эшлеклесе булуын да әйтә. Шул уңайдан, Ямбулат авылы китапханәсендә "Тукай - безнең күңелләрдә" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче кыскача гына язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде.
Татарстан территориясендә санитар - экологик икеайлык "ЭКОвесна - 2019" старт алды, аңа Ямбулат авылы китапханәсе китапханәчесе дә һәр атна саен кушылды. Ул китапханә территориясендә җыештыру эшләрен башкарды.
25 апрель көнне Казаклар авылы китапханәсендә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулу уңаеннан “Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай...” дип исемләнгән кичә үткәрелде. Кичә “Күңелләрдә яши Тукай моңы” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү белән башланып китте. Балалар Тукайның шигырьләрен сөйләделәр, әсәрләрен сәхнәләштерделәр. Аның иҗатына һәм тормыш юлына багышланган презентация белән таныштылар. “Су анасы” һәм “Шүрәле” әкиятен карадылар, әкиятләренә багышланган викторина сорауларына җавап бирделәр. Чара бөек шагыйребезнең “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
Татарстан Республикасы буенча Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча МОНД һәм ПР баш инспекторы – майоры Темерханов Л. М. белән берлектә 24 апрельдә янгын һәм гадәттән тыш хәлләр вакытында кешеләрне эвакуацияләү буенча учреждение хезмәткәрләренә күнекмәләр үткәрелде. Өйрәнүләрне үткәргәннән соң, җыелышта хезмәткәрләр эш нәтиҗәләрен анализладылар. Янгын куркынычсызлыгы техникасы буенча өстәмә инструктаж үткәрелде.
25 апрель көнне Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен татар халкының йөзек кашы булган бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулуга багышланган чара үткәрелде.
Зал Тукай портреты, әсәрләре буенча эшләнгән кул эшләре белән бизәлгән иде.
25 апрель көнне Казанда туган телләр форумы үткәрелде. Анда VII Халыкара олимпиадада җиңүчеләрне бүләкләделәр. Безнең мәктәпнең 9 сыйныф укучысы Гыйльманова Мәликә әлеге мәртәбәле бәйгедә призлы урын яулады. Диплом һәм бүләкләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов тапшырды. Бүләкләү тантанасында Мәликәнең укытучысы Д.Г.Гатауллина һәм әнисе А.М.Хәсәнова катнаштылар.
Бүген, 25 апрель, Баландыш төп мәктәбенең 4 нче класс укучысы Заһидуллина Нурфия ТР мәгариф һәм фән министрлыгы ,ТР язучылар берлеге тарафыннан оештырылган “Илһам” Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә “Өметле киләчәк” номинациясендә диплом белән бүләкләнде. (Җитәкчесе-Заһидуллина Ә.Н). Котлыйбыз сезне!
25 апрель көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәчесе мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә "Күңелле балачак "клуб берләшмәсенә йөрүче балалар белән Г.Тукайның туган көне уңаеннан "Без Тукай оныклары" дип исемләнгән шигырь конкурсы үткәрелде.Кичә барышында балалар язучының шигырьләрен сөйләделәр аның тормыш юлы белән бәйле булган викторина сорауларына җавап бирделәр.