"Язгы игелек атнасы" Бөтенроссия акциясе кысаларында Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре 25 апрель көнне Саба районының Лесхоз бистәсендә урнашкан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта булдылар. Әлбәттә, һәр кешенең язмышы гыйбрәтле, һәм берәү дә монда арыган булып килмәгән. Дөрес, хәтта картлар йорты, күңеле тулып ята, диләр. Әмма биредә бөтен уңайлыкларны күреп, өлкәннәрнең мул тормышта яшәвен күреп, шатланып кайттык.