Әлеге чараның максаты: Габдулла Тукай иҗаты үрнәгендә яшь буында милли мәдәниятне һәм туган телне саклауда җаваплылык хисе тәрбияләү иде.
Бәйрәмдә «Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен, шушы булыр иң зур бүләгең» бәйгесе җиңүчеләре һәм башка күп кенә шигырь укучылар катнашты. Шулай ук, «Тукай сүнмәс йолдыз ул» китап күргәзмәсе, балаларның кул эшләнмәләре һәм рәсемнәр күргәзмәсе куелды. Алдан игълан ителгән «Тукай әкиятләре дөньясында» исемле конкурска нәтиҗәләр ясалып, җиңүчеләр тәбрикләнде. Бәйрәм «Туган тел» җыры белән тәмамланды.