Урта Мишә авыл китапханәсендә "Тукай теле-туган тел" дип исемләнгән шигырь бәйрәме үткәрелде. Күпме генә еллар узса да, шигырьләр, зирәк әкиятләр тирән мәгънәле, игътибарны үзенә җәлеп итә. Укучылар Тукай иҗаты белән яхшы танышуларын күрсәттеләр, Тукай әсәрләренә иллюстрацияләр ясадылар. Габдулла Тукай иҗаты ярдәмендә ул балаларны хезмәт сөючән, акыллы һәм белемле булырга өйрәтә. Шуңа күрә без Габдулла Тукай турында күбрәк белергә, өйрәнергә һәм онытмаска тиеш.