ЯҢАЛЫКЛАР


17
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

15 апрельгә кадәр “Уникс” концертлар залында “Созвездие – Йолдызлык – 2019” Ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең Суперфиналы узды. Балалар иҗат үзәгеннән, өстәмә белем бирү педагогы Баева Зилә Рафаил кызы җитәкчелегендә, “Сюрприз” бию коллективы катнашты. Аларга алга таба да уңышлар телибез.

9 апрель көнне Ю. Кибәхуҗа авылы үзешчәне Рәфинә Мубарякзянова Арча шәһәрендә узган “Татар кызы – 2019 ел” зона ярышында катнашып, уңышлы  чыгыш ясап кайтты.

Баландыш авыл китапханәсендә "Яңа китап иң шәбе, укы син аны, яме!" дигән яңа китаплар күргәзмәсе оештырылды. Биредә теләсә нинди зәвыкка һәм кызыксынуга китаплар табарга була.

Әлеге акция «Гомумроссия экологик куркынычтан саклау көне» яки экологик белемнәр көне кысаларында үткәрелде. Кече һәм урта яшьтәге мәктәп укучылары белән «Экологик ликбез», викторина элементлары кергән әңгәмә үткәрелде. Анда планетабызга янаучы глобаль экологик кризис, үсемлекләрнең һәм хайваннарның, гомумән әйләнә - тирә табигатьнең безнең саклауга мохтаҗ булуы турында сүз алып барылды. Балалар Кызыл китапка кергән хайваннар һәм үсемлекләр, файдалы яки зарарлы бөҗәкләр, гөлләр һәм дару үләннәре, әйләнә - тирәне саклау турындагы викторина сорауларына җавап бирделәр.

Ввод в Татарстане в ближайшее время новых производств позволит перерабатывать 4 тыс. тонн молока в сутки. Об этом заявил сегодня на заседании Комитета Госсовета РТ по экологии, природопользованию, агропромышленной и продовольственной политике глава Минсельхозпрода РТ Марат Ахметов.

15 апреля состоялось совместное заседание Комитета по экологии, природопользованию, агропромышленной и продовольственной политике и Комиссии Госсовета РТ по контролю за реализацией государственной программы «Развитие сельского хозяйства и регулирование рынков сельскохозяйственной продукции, сырья и продовольствия в Республике Татарстан на 2013 – 2020 годы». Парламентарии заслушали отчет о деятельности органов исполнительной власти республики за 2018 год, а также обсудили итоги реализации госпрограммы. В работе заседания принял участие заместитель Премьер-министра РТ – министр сельского хозяйства и продовольствия Татарстана Марат Ахметов.

Күргәзмәдә язучының күп кенә китаплары урын алды. Г. Тукай иҗатын яратучыларны китапханәбездэ көтеп калабыз. Әлеге күргәзмә 30 апрельгә кадәр эшләячәк.  

Теләче 3 нче  номерлы балалар бакчасы фойесында төркем тәрбиячеләре тарафыннан искиткеч әкият персонажлары белән күргәзмә оештырылды, бу исә барлык балалар бакчасына килүчеләзргә ТЕАТР дөньясына чумарга мөмкинлек бирде. Чөнки нәкъ менә ул хисләрне, кичерешләрне һәм эмоциональ ачышларны үстерүнең бетмәс-төкәнмәс чыганагы булып театр тора. Күргәзмәдә бияләй театры, бармак театры,өстәл театры,курчак театры – марионетоклар тәкъдим ителде,аларны әзерләүдә педагогларга ата-аналар һәм балалар ярдәм итте, иҗади фантазияне күрсәтте.

Күргәзмәгә китап укучылар ихтыяҗын һәм яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, рус һәм татар телендәге китаплар куелды. Алар төрле елларда һәм төрле жанрда иҗат ителгән. Күргәзмә ай саен, яңа кайткан китаплар белән тулылындырылып торачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International