ЯҢАЛЫКЛАР


10
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

Очрашуның максаты: ТАССРның 100 еллыгы кысаларында якташыбыз исемен мәңгеләштерү. Шулай ук очрашуда мәдәният хезмәткәрләре, авыл җирлеге башлыгы Р.Хазиев һәм авылыбыз имамы С. Хузин да катнашты.

2019 елның 6-10 апрелендә Түбән Новгород өлкәсендә, Эмеральд Кап күп функцияле спорт комплексы базасында бадминтон буенча «Ишетмәүчеләр спорты» Россия беренчелеге һәм Чемпионаты узды. Түбән Новгород өлкәсенең спорт министрлыгында хәбәр итүләренчә, ярышларда илнең 10 регионыннан якынча 90 спортчы катнашкан. Алар-Мәскәү, Мәскәү, Түбән Новгород, Ульяновск, Саратов өлкәләре, Башкортостан Республикасы һәм Татарстан, шулай ук Приморье һәм Пермь крае вәкилләре. Баландыш төп мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы Тимербаев Раил Татарстан җыелма командасы составына керде һәм III урынга лаек булды. Без Раилне котлыйбыз!

5-6 апрельдә “Батыр” спорт комплексында армрестлингны популярлаштыру, укучыларда сәламәт яшәүгә омтылыш формалаштыру, көчле спортчыларны ачыклау һәм хокук бозуларны кисәтү максатыннан, Х.К.Хадиуллин призына ачык армрестлинг Беренчелеге үтте.  Ярышларда Баландыш төп мәктәбеннән 10 укучы катнашты һәм  2 укучы: 6 нчы сыйныф укучысы-Гыйләҗиева З.Ш.. (3 урын), 9  нчы сыйныф укучысы-   Фасхиев С.М.( 3 урын) үз яшьтәшләре арасында призлы урыннар яулады. Котлыйбыз аларны!

“Теләче” спорт мәктәбе командасы данын Шәтке,Теләче, Олы Мәтәскә урта мәктәбе кызлары  яклады. Барлыгы 10 команда катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча Теләче районы командасы 3 урын яулады. 

          Әлеге  ярышта  катнашу мөмкинлеге тудырган өчен  ООО “Агролак” ширкәте генераль директоры Гыйләҗетдинов Ф.Ф. олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

Ярышларда республиканың 26 районыннан 160 спортчы катнашты . Әлеге ярышта өстәмә белем бирү педагоглары Җәббаров Алмаз Фоат улы,Гатиятов Рәсип Рәшит улы,Нәҗметдинов Әсгать Тимершаех улы  җитәкчелегендәге балаларны сәламәтләндерү –белем бирү  (профильле) үзәгендә тәрбияләнүче  8 бала катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча безнең команда 4 нче урынны алды.

4 нче апрель көнне Шәтке урта мәктәбе укучылары хезмәт һәм мәшгүльлек бюросы хезмәткәрләре белән очрашты. Укучылар төрле профессия үзенчәлекләре белән таныштылар. Очрашу укучыларга алга таба профессия сайлауда бик нык ярдәм итәр. 

Минсельхоз России проведет итоговое заседание Коллегии Министерства, на котором будут рассмотрены итоги работы ведомства в 2018 году и стратегические задачи на текущий год. Мероприятие состоится 16 апреля 2019 года.

В СМИ появилась информация о том, что с 8 апреля на  участках, предназначенных для  индивидуального жилищного строительства (ИЖС), нельзя будет выращивать овощи и фрукты. Связывается это с вступлением в силу обновленного классификатора видов разрешенного использования земельных участков. 

Газета-журналлар укучыларга әйләнә-тирәдәге хәлләр турында оператив мәгълүмат бирәләр, иң кызыклы вакыйгаларны, фактларны, мәгълүматны яктырталар, безне кызыксындырган сорауларга җавап бирәләр. Без китап укучыларны «Казан», «Татарстан», «Идел» кебек журналлар белән таныштырырга омтылдык.

Ачы авыл китапханәсендә язучының юбилее уңаеннан "Юбиляр ай язучылары" исемле даими эшли торган китап күргәзмәсе рубрикасында укучыларыбыз өчен "Гоголь фикер йөртүче һәм рәссам" дип исемләнгән күргәзмә оештырылды, тәкъдим итү әңгәмәсе, китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International