ЯҢАЛЫКЛАР


10
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

Әлеге чарада Лесной  авыл клубының кул эшләре күргәзмәсе дә куелды.

Чөнки ул булмаса, кеше бик күп нәрсәләрдән мәхрүм. 7   апрель көнне Иске Җөри  авылы китапханәсендә Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан, сәламәт яшәү рәвешен, спорт, дөрес туклануны яктырткан китаплардан, информацион материаллардан торган “Саулык иң зур байлык” дип исемләнгән күргәзмә төзелде.  Әлеге күргәзмәдә сәламәтлекне саклау, сәламәт яшәү рәвешен алып бару, дөрес туклану серләренә төшенү турындагы китаплар урын алды.  Китап укучылар күргәзмә белән танышып түгәрәк өстәл артында әңгәмә узды.

6 апрель  көнне Максабаш авылы мәдәният йортында  Казан  авыл хуҗалыгы университеты студентлар халык театры башкаруында “Кулъяулыгым акты суларга” дип исемләнгән  спектакль күрсәтелде.

Шул уңайдан, Казаклар авылы китапханәсендә, “Хыялый балачак” берләшмәсенә йөрүче балалар белән берлектә, “Хәрәкәттә – бәрәкәт, хәрәкәткә мең рәхмәт” дип исемләнгән чара үткәрелде. Китапханәче балаларны “Сәламәт булыгыз” дигән презентация белән таныштырды, “Сәламәт тәндә сәламәт акыл” дигән күргәзмәгә күзәтү үткәрде. Чара барышында балалар төрле ярышларда үз - ара көч сынаштылар, хәрәкәтле уеннарда катнаштылар.

Мәктәп территориясен җыештыру һәм Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчыларны искә алу обелиск янында кар чистартты. Барысы да актив катнашты.

8  нче   апрель   көнне  Теләче  урта  мәктәбендә  11 нче   һәм   9 нчы  сыйныф  укучыларының   инглиз теле, химия, география  һәм тарих фәннәре   буенча  имтиханнарга әзерлекләрен тикшерү  үткәрелде. Теләче  муниципаль районы 9  нчы  һәм 11 нче  сыйныф  укучылары  инглиз теле, химия, география  һәм тарих фәннәре   буенча     дәүләт имтиханындагы кебек  биремнәр эшләделәр.  Өйрәнү тибындагы имтиханнар   бик нәтиҗәле  үтте.   

 

Бөтендөнья сәламәтлек көнендә 7 апрель көнне,  Шармыш авыл китапханәсендә "Квест уку + спорт =" китап һәм спорт сөючеләр китапханә станцияләрендә булдылар, тиз арада көчләрен сынап карадылар, кроссвордлар чиштеләр, әдәби һәм спорт ярышларында катнаштылар. Бу көнгә сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләүче китап күргәзмәсе оештырылды. Килүчеләр игътибарына «В здоровом теле, здоровый дух»  турында презентация тәкъдим ителде. Квест ахырында без шашка ярышы уздырдык.

 

Татарстан территориясендә санитар - экологик икеайлык  "ЭКОвесна - 2019" старт алды, аңа Ямбулат авылы китапханәсе китапханәчесе дә кушылды. Ул китапханә территориясен кардан чистарту эшләрен башкарды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International