ЯҢАЛЫКЛАР


10
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

Об этом сообщили сегодня в Министерстве сельского хозяйства и продовольствия РТ при подведении итогов работы животноводческой отрасли за первый квартал 2019 года. Мероприятие прошло под председательством заместителя министра Назипа Хазипова. В совещании также приняли участие консультанты по животноводству, начальники селекционно-племенных служб управлений сельского хозяйства и продовольствия в муниципальных районах, специалисты ГКУ «Главное государственное сельскохозяйственное управление племенным делом в животноводстве Минсельхозпрода РТ», руководители и специалисты ряда сельхозорганизаций.

Шул максат белән 9 апрель көнне Максабаш авылы китапханәсендә “Халык җәүһәрләре”  исемле берләшмәгә йөрүче укучылар белән “Кабат кайтыгыз, туган якларда канат кагыгыз” дип исемләнгән  рәсемнәр конкурсы уздырылды.

 Нинди кошлар беләсез һәм кошларның файдалы яклары дигән сорауларга җаваплар табылды.

Сәламәтлек –ул кешегә табигать биргән иң зур байлык. Бу көн сәламәтлекнең кеше тормышындагы ролен  һәм аны ничек сакларга икәнен аңлату өчен билгеләп үтелә. Айдар авылы китапханәсендә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм начар гадәтләрне булдырмауны кисәтү максатыннан, ”Сәламәт булырга телим, сез мине өйрәтегез” дип исемләнгән буклет эшләнде.

Баландыш авыл китапханәсендә 7 апрель - Сәламәтлек көне уңаеннан, сәламәт яшәү рәвеше, спортның төрле төрләре һәм спорт мәктәпләре һәм клублары турында өстәмә мәгълүмат бирүче «Сәламәт яшәү серләре» дип исемләнгән күргәзмә эшләде. Балалар һәм аларның әти-әниләре сәламәт яшәү рәвеше турында танып - белү һәм фәнни - популяр әдәбият белән таныштылар.

Китап укучыларга сәламәт яшәү рәвеше турында мәгълүмат белән буклетлар таратылды. Шулай ук Теләче җирлекара китапханәсенең уку залында Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган «Сәламәтлек иленә китап аша" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды, анда сәламәт яшәү рәвеше, спорт, дөрес туклану буенча китаплар тәкъдим ителде.  Укучылар файдалы киңәш, бөтен гаилә саулыгына кагылышлы мәгълүматны ала алачаклар.

Ә менә искесен кая куярга. Чүп чиләгенә ташларга ярамый бит аны. Батареялар һәм аккумуляторларның үз эчләренә аз гына күләмдә дә кеше сәламәтлегенә һәм әйләнә-тирә мохиткә зур зыян сала торган химик элементларны алганлыгын беләбез инде. Җыючы булмау аркасында, чүп түгү урыннарына алар тонналап эләгә. Бу проблеманы хәл итү максатыннан Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында “Батарейны тапшыр” акциясе башланып китте. Әлеге чарада әти-әниләр, балалар, бакча эшчеләре бик теләп катнашалар.  Соңыннан тулы контейнерлар утильләштерү үзәкләренә тапшырылачак.

8 апрель көнне Теләче муниципаль районы ҖЧҖ «Тукаш» хуҗалыгында тракторларга хәм арбаларга дәүләт техник карау уздырылды.

Әзерлекне тикшерүдә Авыл хуҗалыгы хәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе – Ралиф Низамутдинов, Үзйөрешле машиналар хәм техник торышына күзәтчелек  итү идарәсе житәкчесе – Хамит Нәзиров, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчесе хәм белгечләре катнашты.   

9 апрель көнне Теләче урта мәктәбе укучылары “ Татармультфильм” оешмасы  уткәргән” Татарстан гасыры-3”  милли  анимацион фильм төзү проектында катнаштылар. Укучылар авыл хуҗалыгы хезмәтләренә багышлап рәсемнәр ясадылар.  Бу искиткеч  кызыклы проект Татарстан Республикасы төзелүгә багышланган .

4 апрель көнне Теләче муниципаль районы ҖЧҖ «Агролак» хуҗалыгында тракторларга хәм арбаларга дәүләт техник карау уздырылды. Техниканы карауга барлыгы 21 трактор, 10 арба әзерләнеп куелган иде. Тракторлар техник үлчәү приборлары белән тикшерелде. Тракторларның әзерлеген тикшерү вакытында, механизатор белән тәэмин ителүве, аларның тракторист - машинист таныклыгы булувы, тракторларның хәм арбаларның учетта торган документлары барлыгы тикшерелде.

 

Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан, Әбде авыл китапханәсендә мәктәп һәм мәдәният йорты директоры белән берлектә Әбде төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм укытучылары өчен «Сәламәтлек илендә" дип исемләнгән уен программасы оештырылды. Чара мәкальчеләр һәм сәламәтлек турындагы китаплар белән танышудан башланды, аның барышында балалар табышмаклар чиштеләр. Аннан соң балалар командаларга бүленеп спорт ярышларында катнаштылар. Һәр катнашучы үз командасы өчен җан атты. Нәтиҗәдә дуслык җиңде. Мондый уен, мавыктыргыч формада, без балаларга сәламәт яшәү рәвешенең мөһим кагыйдәләрен җиткерергә тырыштык.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International