ЯҢАЛЫКЛАР


2
апрель, 2019 ел
сишәмбе

1906 елдан башлап дөнья күләмендә Халыкара кошлар көне үткәрелә. 1906 елның 1 апрелендә кошларны саклау буенча Халыкара конвенциягә кул куела, ә Россия моңа 1927 елда кушыла. Шулай итеп, безнең илдә 1927 елның 1 апреленнән башлап кошлар көнен үткәрү традициягә кергән.

Балалар бакчасында балалар белән кошлар көнен билгеләп үттек: кышлаучы һәм күчмә кошлар турында алган белемнәрен ныгытып, кошларга сакчыл караш тәрбияләү турында әңгәмә үткәрдек. Ахырдан балалар үзләренә ошаган кошларның рәсемнәрен ясадылар.

Әбде халкы 2 сәгатьлек концерт программасыннан канәгать калды, барлык артистларга шундый эчтәлекле концерт өчен рәхмәт әйттеләр. Әбде авылының барлык халкы исеменнән без Иске Икшермә авыл мәдәният йорты директоры Әхмәтҗанова Г. Ф. бик яхшы чыгыш ясаган артистларга авылга ярдәм итәргә омтылулары өчен рәхмәт белдерәбез!

Балалар клоун белән гадәти булмаган иртәнге гимнастика ясадылар, өлкән төркем балалары белән тәрбиячеләр кызыклы уеннар үткәрделәр.

Спорт бәйрәмендә Теләче 1 нче, 2 нче һәм 3 нче балалар бакчаларында тәрбияләнүче балалар һәм аларның әти-әниләре катнашты. Чараның программасы кызыклы һәм күңелле бәйгеләрдән торды. Катнашучы командалар яхшы физик әзерлек, җитезлек һәм түземлек күрсәтеп, төрле каршылыклар аша җиңел генә уздылар. Әти-әниләр йөгерделәр һәм сикерделәр, җиңүләргә балалары белән бергәләп шатландылар.  Бәйрәм күтәренке рухта узды, җанатарларның чын күңелдән көч биреп кычкырган авазлары, яңгыраган күңелле музыка аны тагын да матурландырды. Бу көнне җиңелүчеләр булмады. Барлык гаиләләр дә актив катнашкан өчен грамоталар белән бүләкләнде.

В последнее время участились случаи отравления угарным газом, в том числе на территории Республики Татарстан, только с начала 2019 года угарным газом в республике отравились около 20 человек, из них несколько случаев закончились трагедией - летальным исходом.

 

28-30 март көннәрендә Минзәлә шәһәрендә 2003-2004 нче елгы кызлар арасында волейбол буенча Республика беренчелеге булып үтте. Теләче районы данын тренер-укытучылар Габделхаев Р.Х., Зәкиев Ә.Х. җитәкчелегендә Шәтке, Телэче, Иске Җөри урта мәктәбе кызларыннан торган команда яклады. Әлеге беренчелектә барлыгы 22 команда катнашты.

Теләче районы-9 урында.

 

Әлеге сөйләшүдә авылыбызның тарихын барлап үткәннәрне искә төшерү максатыннан, авылыбызның иң өлкән кешесе Мәгьсүм хәзрәт чакырылган иде.

26 март "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар, китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә 27 март -"Халыкара театр көне" уңаеннан "Театр иленә сәяхәт " китаплардан башлана дигән түгәрәк өстәл үткәрделәр.

31 март көнне “Теләче-Арена” боз сараенда Балтач районы хоккей лигасы кысаларында Федераль җыенның Дәүләт Думасы депутаты М.М.Бариев Кубогына ир-атлар арасында хоккей буенча уеннары үтте.

Иң мөһиме- сабыйларга яхшы кәеф бүләк итү, дип саный педагоглар. Бу бәйрәм – балаларның иң яраткан бәйрәмнәренең берсе. Бу көнне бик күп мәзәкләр, күңелле конкурслар һәм уеннар була! Бүген дә музыка залында балалар клоун белән күңелле җырлар җырладылар, биеделәр һәм уйнадылар. Бәйрәм бик күңелле үтте, барлык балалар да бик күп уңай энегрия һәм яхшы кәеф алдылар.Сез дә ешрак көлегез, чөнки бу гомерне озайта


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International