ЯҢАЛЫКЛАР


13
март, 2019 ел
чәршәмбе

БучарадаТеләче районы Баландышавылыкитапханәчесе Назипова Миләүшәдәкатнаштыһәм диплом беләнбүләкләнде.Әлегепроектныңмаксаты – киңкатламукучыда татар әдәбиятынакызыксынууяту, татар әдәбимирасынпопулярлаштыру, үзеңдәкитапукукебекфайдалыгадәттәрбияләү. 

Әлеге акция кысаларындаТеләчеҗирлекаракитапханәсендәберничә чара үткәрелде. «Рухиматурлыкҗырчысы» диписемләнгәнкитапкүргәзмәсеэшләде, кычкырыпукуүткәрелде. Акциядә актив катнашканөченкитапханә Диплом беләнбүләкләнде.

Шул уңайдан, 6 март көнне Баландыш мәдәният йортында, “Кояшкай” балалар бакчасына йөрүче нәниләр катнашында,  “Әнием - кадерлем” дип исемләнгән концерт оештырылды. Балалар җырга, биюгә, нәфис сузгә осталыкларын күрсәттеләр. Аларның матур чыгышларын тамашачы кайнар алкышларга күмде. Ә без исә, талантлы яшьләребез үсүенә куанып аларның әти-әниләренә, тәрбияче апаларына рәхмәтләребезне җиткердек.

2 март көнне Әбде авыл җирлегендә, Әбде мәктәбе базасында, клуб, китапханә һәм мәктәп белән берлектә, гражданлык-патриотик тәрбия айлыгы кысаларынд,  «Аҗаган»хәрби-спорт уены үткәрелде. Уенның төп өлеше урамда уза, ягъни билгеләнгән кояшлы һәм яңгырсыз язгы һава торышы уенда катнашучыларның кәефенә бик яхшы йогынты ясый, ә ныклы кар осте яз картинасын тулыландыра һәм узып баручы кышның кар көртләреннән чыгарга чакыра. Традиция буенча, уен ачу буенча, чара мәгълүматлар белән пакетлар эзеннән башланды, анда катнашучылардан компас кулланып, җирлеккә ориентлашу таләп ителә иде. Ярышларның күп төрләреннән торган комплекслы уен: байракны эзләү, гранат ату, сандагы эстафета, мин эзләү, волейбол, саф әзерлек, җыр конкурсы һ.б. уеннар хәрби листокларны чыгару һәм нәтиҗәләр ясау белән тәмамланды. 

6нчы март көнне  безнең Теләченең 2нче  балалар бакчасында 8нче мартка багышланган бәйрәм иртәләре дәвам итте. Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбиячеләре музыка җитәкчесе белән берлектә бәйрәм иртәләре өчен кызыклы һәм эчтәлекле сценарийлар әзерләгәннәр иде.Малайлар һәм кызлар үзләренең әниләрен, әбиләрен матур җырлары, шигырьләре һәм күңелле биюләре аша бәйрәм белән тәбрик иттеләр, аларга үз куллары белән ясалган бүләкләрен тапшырдылар.

Әниләр катнашындагы конкурслар, балалары белән башкарылган күмәк биюләр бәйрәм иртәләренә тагын да ямь өстәде. Бу бәйрәм әниләребез күңелләрендә матур бер хатирә булып истә калсын иде.

2019 елның 6 мартында “Теләче муниципаль районындагы “Родник” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта хезмәткәрләрнең гамәлләре, шулай ук «Родник «халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге бинасыннан хезмәткәрләрне террористик акт янаганда эвакуацияләү» темасына планлы күнекмә үткәрелде. Өйрәнүләр башланганчы Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгы буенча вәкаләтле вәкил хезмәткәрләр белән теоретик дәрес, инструктаж үткәрде.

Кичәдәкерәшениҗтимагыйоешмасыҗитәкчесе Чернов П. А., "Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы" җитәкчесе Закиров А. Н., юбилярның элеккегехезмәттәшләре, туганнары, авылхалкы, «Нардуган»керәшен фольклор ансамбле катнаштылар. Кичәҗылыһәмдустанәшартлардаүтте.

Әлеге очрашугауллары бүгенге көндә  хәрби хезмәттә булган Теләче районында яшәүче барлык солдат әниләре,Теләче муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсәләләр буенча урынбасары Нурмухаметов Азат Әнәс улы,  ТР Саба-Теләче хәрби комиссариаты бүлеге җитәкчесе Закиров Фәнис Фәрит улы, укытучылар чакырулы иде. Солдат әниләре белән очрашу кичәсен уздыру китапханәдә матур традициягә әйләнде. Кичәне Теләче җирлекара китапханәләр директоры Дәүлиева Ризидә Миннехан кызы ачып җибәрде. Бу көнне солдат әниләренә багышлап җырлар җырланды, шигырьләр сөйләнде,якынлашып килүче 8 март бәйрәме уңаеннан котлаулар яңгырады. Соңыннан бәйрәм чәй табыны артында җылы әңгәмә белән дәвам итте. Кичәгә багышлап презентация, күргәзмә эшләнде.

“Әке-бәке, кыек сәке...” дип атадык без бу очрашуны. Укучы балалар бу очрашудан бик матур тәэсирләр алып, кәнагәтъ калдылар.

Бәйрәм барышында балалар әти-әниләрен матур бию, яна җырлар, шигырьләр аша бәйрәм белән котладылар. Бәйрәм бик күңелле  узды. Бәйрәмгә килгән кунаклар бик  теләп төрле уеннарда, көрәшләрдә катнашып, үзләренең кәчләрен сынадылар


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International