Шул уңайдан, 4 март көнне Теләче җирлекара китапханә хезмәткәрләре #Еникины укыйбыз төбәкара акциясенәкушылдылар,югары сыйныф укучылары белән кычкырып уку оештырдылар. Катнашучылар игътибарына “Рухи матурлык җырчысы" күргәзмәсе тәкъдим ителде һәм язучының тормышы, иҗаты белән таныштырылды. Балалар аның “Кояш баер алдыннан”, “Биектән карап торасым килә...”, “Гөләндәм туташ хатирәсе” дигән китапларыннан өзекләр укыдылар.
5 нче март көнне Татарстан Республикасы монополиягә каршы эшчәнлек буенча Федераль идарә җитәкчесе урынбасары С.В. Павлов Теләче урта мәктәбе 10 нчы сыйныф укучылары белән очрашты.С.В. Павлов укучылар белән “ Монополия һәм Россия Федерациясендә монополиягә каршы политика” дигән темага ачык дәрес үткәрде. Дәрес укучылар өчен бик кирәкле булды, алар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
1 март Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә “Күңелле балачак“клуб берләшмәсенә йөрүче балалар белән “Без наркотикларга каршы” дигән түгәрәк өстәл үткәрелде. Китап укучы балаларга кеше организмы өчен наркотикларның зарарлылыгы турында сүз алып барылды.
Шулай ук аның китапларыннан торган китап күргәзмә дә төзелде. Укучылар белән язучының күп кенә әсәрләре укылды.
5нче март көнне Теләче урта мәктәбендә “Пожар булган очракта һәм гадәттән тыш хәлләр вакытында мәктәп коллективын эвакуацияләүне оештыру” дигән темага өйрәнү эвакуациясе үткәрелде.Укучылар һәм укытучылар алдында, пожар вакытында үз – үзеңне тоту, дөрес эвакуация ясауны аңлатып, Теләче муниципаль районында гражданнар оборонасы буенча әйдәп баручы консультант О.Б. Хомченко чыгыш ясады. Мәктәп директоры Р.Р. Назипов балаларны гадәттән тыш хәлләр вакытында , пожар булган очракта эвакуация ясарга өйрәтүне системалы рәвештә дәвам итәргә кирәклеген искәртте.
Безнең Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында ел да уздырылучы «Май чабу» бәйрәме матур традициягә әверелде. «Май чабу” бәйрәме-иң күңелле, шау-шу куптарган, яраткан халык бәйрәм.
Балалар атна буе бу вакыйгага әзерләнделәр һәм аны түземсезлек белән көттеләр. Шөгыльләрдәбу гореф-гадәтнең кайдан башлануын, элек бу бәйрәмне ничек бәйрәм итүләрен белделәр.
Балалар бакчасында “Май чабу” бәйрәмен үткәрү-балалар белән вакытны күңелле итеп уздыру һәм рус халкының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында сөйләү, үз тарихына мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү өчен менә дигән ысул. Бәйрәм әйлән –бәйлән уеннар белән, күңелле җырлар белән үрелеп барды.
Балаларның яраткан персонажлары кызыклы уеннар оештырдылар. Алар кыюлыкта һәм тапкырлыкта, җитезлектә көч сынаштылар.
Ә тәмле коймаксыз “Май чабу” бәйрәмен күз алдына да китереп булмый. Бәйрәм, гадәттәгечә, пешекчеләребезнең яратып әзерләгән тәмле һәм хуш исле коймакларны ашау белән тәмамланды. Бәхеткә чикләр булмады!
Бәйрәмнеңидеясе 33 ел элек 1986 елдаЛондонда 1921 елданигезсалынганхалыкараязучылар клубы конгрессындатуа. Язучыкөне-яңаисемнәрачуһәмяңакитапларукуөченменәдигәнсәбәп. БукөннеӘбдеавылкитапханәсендәбалаларныңигътибарынәдәбияткаһәмукугаҗәлепитүмаксатыннан «Безнеңиңяхшыдустыбыз" диписемләнгәнкүргәзмәоештырылдыһәмбалалар рус язучыларыныңтормышыһәмиҗатыбеләнтаныштылар.
Бәйрәмне кече яшьтәге төркем балалары башлап җибәрделәр . Алар әниләрне, әбиләрне, дәү әниләрне, апаларны, сеңелләрне ихластан бәйрәм белән котладылар, алар белән кызыклы уеннар уйнадылар, аларга җырлар җырладылар, өйрәнгән шигырләрен сөйләделәр,үз куллары белән эшләгән бүләкләрен кадерле кешеләренә тапшырдылар.
Акциядәкитапханәнеңиң актив укучыларыкатнашты. Язучыныңбиографиясеһәмиҗатыбеләнтанышканнансоң, ӘмирханЕникиәсәреннәнөзекләряңгырады.