Сезне язның иң матур, соклангыч бәйрәме – 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм. Бу барыбыз өчен дә аеруча якын, аерым көн. Җирдә табигатьнең уяну мәле, кояш та яктырак, җылырак карый кәефләрдә күтәренке, кешеләрнең йөзендә елмаю балкый. Хатын-кызларыбыз да үзләренең матурлыклары, мөлаемлыклары, киң күңеллелекләре белән язны хәтерләтә. Димәк, яз һәм гүзәл затларыбыз бәйрәме юкка гына бергә туры килмәгән.
Акция кысаларында башлангыч сыйныф укучылары белән «Әмирхан Еники – проза остасы» әдәби сәгате үткәрелде. Чарада катнашучылар күренекле татар язучысы, публицист, Татарстан Респуб-ликасының халык язучысы тормышы һәм иҗаты белән таныштылар. Әмирхан Еникиның «Мәк чәчәге»,"Матурлык", «Кем җырлады?» әсәрләреннән өзекләр укыдылар. Балалар игътиба-рына «Мин халкымның рухи хәзинәсен, илем, сиңа биреп калдырам"» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Күргәзмәдә язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләүче китаплар урын алды.
Ярышлар әйләнеш системасы буенча үткәрелде, кызлар һәм егетләр аерым уйнадылар. Киеренке көрәштән соң җиңүчеләр булдылар: егетләр арасында 1 нче урынны, барлык көндәшләрен җиңеп, Никитин Роман яулады,
2 урын – Домолазов Алексей
3 урын – Баев Александр.
Кызлар арасында 1 урын - Камалетдинова Сирена,
2 урын – Никитина Юлия,
3 урын – Домолазова Ирина.
Җиңүчеләр дипломнар һәм татлы призлар белән бүләкләнде.
Көннең яктылыгы – кояшта, күкнең матурлыгы – йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге – хатын-кызларда. Табигатьнең язгы үзгәреш кичергән бер мәлендә без гүзәл затларыбызның иң күркәм бәйрәмен - 8 Март Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтәбез. Язгы кояш нурына күмелгән әлеге бәйрәмдә мәхәббәт, матурлык, ана назы, ягымлылык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, сабырлык, хатын-кызга ихтирам кебек мәңгелек кыйммәтләр чагылыш таба.
4 нче март көнне Теләче урта мәктәбендә линейка үткәрелде. Мәктәп линейкасында конкурс һәм ярыш нәтиҗәләренә йомгак ясалды. Укучылар арасында үткәрелә торган Идел буе федераль округының “ЧТО? ,ГДЕ? КОГДА? ” Интеллектуаль олимпиадасы региональ этабында катнашкан мәктәп командасы призер булды. Интеллектуаль олимпиаданың региональ этабында Теләче урта мәктәбенең җыелма командасында Гәлиуллина Иркә, Алексеева Регина, Сәмигуллина Миләүшә, Котдусов Булат и Яруллин Рәсул көч сынаштылар һәм җиңүчеләр булдылар. Теләче урта мәктәбе командасы Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломы белән бүләкләнде. Котлыйбыз!
2019 елның 2 мартында Әбде мәдәният йортында фестиваль смотр –конкурс концерты узды. Концертны Нияз Рәхмәтуллин һәм Ләйлә Камалетдинова алып барды. Яшьләр матур һәм эчтәлекле концерт программасын күрсәттеләр. Дмитрий Семенов (җыр, гитара), Нияз Рәхмәтуллин (җыр), Лилия Солтанова ( җыр), Илфира Бикмиев (җыр, баян), Илгизәр Вәлиева (җыр), Гүзәл Шәрәфиева (җыр), Николай Басков (нәфис сүз, Николай "зур шәһәр утлары" монологы, Элиза Семенова (җыр), "Движение" бию коллективы да тамашачылар күңелендә озак сакланыр әле.
Әлеге мәсьәлә буенча зур күләмдә мәгълүмат туплаган китапханәләр сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау өлкәсендә мөһим роль уйный.
1 март – Бөтендөнья наркобизнес һәм наркоманиягә каршы көрәш көненә карата, Айдар авыл китапханәсендә “Тормыш-наркотикларсыз яктырак” дигән күргәзмә эшләнде. Күргәзмәдә наркоманияне кисәтүгә караган, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү буенча киңәшләр туплаган китаплар, буклетлар, әфьюнчыларның аяныч язмышын яктырткан –М.Маликованың “Кызыл гөл”, Р.Сәгъдинең “Канга буялган алтыннар”, А.Фәләхнең “Таш бәгырь», З.Мәхмүдинең “Әче балан” кебек матур әдәбият әсәрләре дә урын алды.
2019 елның 5 мартында 11.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр район хакимияте бинасында (Теләче авылы, Ленин урамы, 46, 2 кат, башкарма комитетның кабул итү бүлмәсе) муниципаль район җитәкчелеге, район прокуратурасы, суд приставлары хезмәте, социаль яклау бүлеге, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, КСЦОН «Родник» хезмәткәрләре белэн бердәм кабул итү көне үткәреләчәк. Кабул иту, балигъ булмаган балалары булган гаиләләргә, ата-аналары алимент түләүдән баш тарту темасына булачак.
Белешмәләр өчен телефон 21-3-41, 21-2-84
Театр елы-илнең мәдәни тормышы, иҗтимагый аң формалаштыру өчен бик мөһим вакыйга. Театр елын уздыруның төп бурычларыннан берсе-театрны һәрберебез тормышының бер өлеше итү мөмкинлеге.
Айдар мәдәният йортында " 2019 ел-Театр елы»исеме астында яңа папкалар һәм альбомнар эшләнелде. Әлеге тема белән кызыксынган һәр кеше биредә кызыклы мәгълүмат таба ала: театрның нәрсә икәнен, нинди театрлар булуын белә, Театр һөнәрләре белән таныша ала. Ел дәвамында бу альбомнар тамашачыларны театр эпизодларының яңа фотокарточкалары белән сөендерәчәк.