Ватанны саклаучылар көне Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә елдагыча зурлап билгеләп үтелде. Бәйрәмгә укучылар алдан ук әзерләнделәр: җырлар, биюләр, шигырьләр өйрәнделәр.Тантанага ветеран укытучылар, укучыларның әтиләре, абыйлары килгән иде. Укучылар кунакларга үзләре ясаган истәлекле бүләкләрен тапшырдылар.
Әлеге бәйрәмгә балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар, тәрбиячеләр һәм монда эшләүче хезмәткәрләр чакырулы иде. Зурлар һәм мәктәпкәчә әзерлек төркеменә йөрүче балалар татар телендә бик матур чара күрсәттеләр. Әлегедәй чаралар уздыру, һәр баланы үз халкының мәдәниятенә якынайта. Якты кичерешләре һәм шатлыклы елмаюлар белән тулы бу чара безнең балалар хәтердә озакка сакланыр дип ышанабыз.
22 февраль көнне Айдар авылында яшәүче тыл ветераны Багаутдинова Шамсезихан Фатхулла кызына 90 яшь тулды. Бәйрәме уңаеннан юбилярны котларга социаль мәсьәләләр буенча Теләче районы башкарма комитет җитәкчесе урынбасары А.А.Нурмөхәммәтов, Теләче районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ф.М.Галимова һәм Айдар авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын алып баручы Хазиев Рифат Рашитович килделәр һәм аңа истәлекле бүләкләр тапшырдылар
22 февраль көнне Айдар авылында яшәүче тыл ветераны Багаутдинова Шамсезихан Фатхулла кызына 90 яшь тулды. Бәйрәме уңаеннан юбилярны котларга социаль мәсьәләләр буенча Теләче районы башкарма комитет җитәкчесе урынбасары А.А.Нурмөхәммәтов, Теләче районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ф.М.Галимова һәм Айдар авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын алып баручы Хазиев Рифат Рашитович килделәр һәм аңа истәлекле бүләкләр тапшырдылар
Сессия утырышында барлык депутатлар да Хәсәншин Х. Ш. эшен бик югары бәяләделәр һәм аңа киләчәктә дә зур уңышлар теләделәр. Айдар авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын алып баруны Хазиев Рифат Рашитовичка йөкләделәр.
Күргәзмәдә төрле милләтләрнең халык авыз иҗатын туплаган китаплар тәкъдим ителде. Халык авыз иҗаты әсәрләре билгеле бер төркемнең фикерен һәм кичерешләрен чагылдырып кына калмый, коллектив белән бергә төзелә һәм тарала. Әлеге күргәзмә аша китап укучыларыбызга һәрбер халыкның фольклоры бик бай, тарихы, гореф – гадәтләре һәм мәдәнияте кабатланмас икәнен җиткерергә тырыштык.
Кичәдә күп кенә язучыларыбызның туган телебезгә багышлап язылган шигырьләре укылды, җырлар башкарылды. Туган тел темасына багышланган презентация күрсәтелде. Китапханәдә “И туган тел, и матур тел” темасына китап күргәзмәсе куелды.
Бу акциянең максаты - үсеп килүче буын арасында милли фольклорны киң пропагандалау. Бу көнне китапханәдә “Үз ана телем - минем өчен матур, иң матур тел” дип исемләнгән шигырь укучылар конкурсы үткәрелде. Балалар татар халык әкиятләрен кычкырып укыдылар. "Табышмакны әйтеп бетер" дигән викторина шулай ук бик кызыклы узды. Ахырдан чарага катнашучыларга «Борынгы йолаларның яшьлеге» дип исемләнгән буклетлар өләшенде.
Укучыларда туган телгә карата ихтирам, мәхәббәт, горурлану хисе уяту йөзеннән үткәрелде. Шулай ук зирәк, тапкыр укучыларыбыз билгеләнелде.Туган телгә багышлап татар халык макәльләре әйтелде.
Китапханәче "Нурлар" клубына йөрүче балаларга бәйрәм тарихы турында сөйләде, балалар фольклоры әсәрләренең дәрәҗәсен күтәрү максатыннан "Камыр-батыр", "Ак Елан", "Һөнәр алтыннан кыйммәтрәк" һ.б. әкиятләренә кычкырып уку үткәрде. Балалар бик теләп “Иң матур сүз”, “Тәмле сүз” китаплары буенча табышмакларга җавап бирделәр, мәкальләрне дәвам иттеләр, тизәйткечләр укыдылар. Әлеге чара "Без туган телебезне киләчәк буынга җиткерергә бурычлыбыз" девизы белән тәмамланды.