ЯҢАЛЫКЛАР


25
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

Бүгенге көндә Россия армиясе рәтләре сафларында безнең авылдан 3 егетебез: Хөсәинов Илназ, Гарифуллин Зөлфәт һәм Мәрданов Нияз илебез алдында бурычларын үти. Чәй өстәле артында солдат әниләре үзләренең уй - кичерешләре, присяга кабул итү тантанасына барулары турында бәйнә-бәйнә сөйләделәр.

Чарага 5-7 сыйныф укучылары чакырылган иде. Балалар китапханәченең телнең безнең көндәлек тормышыбыз, тарихыбыз, мәдәниятебез турында сөйләвен зур кызыксыну белән тыңладылар. Туган тел яшәргә, үзеңне һәм башкаларны белергә ярдәм итә. Телсез халык булмаячак. Шуңа күрә туган телне сакларга, өйрәнергә, үстерергә, баетырга кирәк . Укучыларга үз белемнәрен тикшерергә тәкъдим ителде. Алар уеннарда бик теләп катнаштылар, туган тел турында мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерделәр, табышмаклар чиштеләр, викторина сорауларына җавап бирделәр. Китапханәдә укучылар  өчен "Тел-күңел көзгесе" дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды.

Бу көн 2000 нче елдан башлап билгеләп үтелә башлады. Татар теле  – бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Шул унайдан, 21 февраль көнне Субаш авыл китапханәсендә Туган тел көне уңаеннан, китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәгә төрле телләр турында китаплар куелды: язучыларның тел турында  язган цитаталары, мәкәльләр һәм кече яшьтәге балалар китаплары куелды. Бу күргәзмә барлык төр китап укучылар өчен эшләнде.

21 нче февраль көнне Иске Җөри урта мәктәбе базасында “ ТАТАР ЕГЕТЕ - 2019”  район конкурсы үтте. “ ТАТАР ЕГЕТЕ - 2019”  район конкурсында Теләче урта мәктәбе укучысы Шакиров Кәрим катнашты. Шакиров Кәрим конкурсның барлык биремнәрендә  уңышлы  чыгыш ясады  һәм “ Иң тапкыр татар егете” номинациясендә җиңү яулады.  Кәримне “ ТАТАР ЕГЕТЕ-2019”  район конкурсына татар теле һәм әдәбияте укытучысы Г.М. Ибрагимова әзерләде. Котлыйбыз!

Туган тел! Хәркем өчен дә газиз сүз бу. Китап укучы балалар белән туган телдә куп кенә китаплар укылды, шигырьләр сөйләнде. Татар теленең гимны булган "И туган тел" җыры да җырланды.

Чарабызның максаты- балаларда туган илгә һәм Россия Армиясенә хөрмәт, горурлык хисе тәрбияләү. Балалар бик шатланып әтиләренә һәм бабайларына өйрәнгән җырларын,биюләрен бүләк иттеләр, төрле спорт уеннарында көчләрен сынаштылар. Әтиләр һәм бабайлар да уеннарда бик теләп катнаштылар.

Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу.  Безнең телебез – матур, бөек тел. Аның ничәмә-ничә гасырлык тарихы бар. Ә матурлыгы аның халык җырларында, әдипләребез иҗатларында да  чагыла. “Туган телнең асыл байлыклары” – исемле китап күргәзмәсе куелды. “Ак калфак” берләшмәсенә йөрүчеләр белән “Үз ана телем  - минем өчен  матур, иң матур тел”- дигән исем астында әдәби сәгать үткәрелде. Безнең бурыч - халкыбызда милли аң, милли горурлык уяту, телебезне саклап калу. Тел өчен көрәш - милләт өчен көрәш ул.

21нче февраль көнне Иске Җөри мәдәният йортында Коррупциягә каршы  көрәш республика күләм рәсем, инша конкурсының муниципаль этабы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булып узды. 

Тел - аралашу чарасы гына түгел, бу мәдәни кыйммәтләрне тапшыру чарасы да. Тел - безнең матди һәм рухи мирасны саклау һәм үстерү өчен иң көчле корал. Барлык телләрне тану һәм хөрмәт итү - тынычлыкны саклау ачкычы. Бу көнне китапханәгә килгән укучылар туган телебезгә багышланган күргәзмә белән таныштылар.  Күргәзмәдә телләр турындагы, сөйләм мәдәнияте турындагы  китаплар, матур әдәбият әсәрләре, төрле әкиятләр, мәкальләр, шигырьләр  китаплары урын алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International