ЯҢАЛЫКЛАР


25
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

Әлеге презентация - викторина ярдәмендә балаларга кешеләрнең дөньяда кылган барлык гамәлләре тел ярдәмендә башкарылуы турында аңлатылды. Телдән башка берни эшләп булмый, бигрәк тә фән, техника, һөнәр сайлау, сәнгать өлкәсендә, гомумән тормышның алга китүен телдән башка күз алдына китерү мөмкин түгел.

21нче февраль  көнне  Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 7.09.2018 ел, № под-1316/18 боерыгы нигезендә, укучыларның коррупциягә каршы дөньяви карашын формалаштыру максатыннан, " Гадел яшәргә кирәк!"конкурсына йомгак ясалды . Бүләкләнүчеләр арасында Баландыш төп мәктәбе укучылары да бар.  Шулай итеп, 5-9 сыйныф укучылары арасында «Плакат» номинациясендә 3 урынны Гарипова Әдилә, 1-4 сыйныф укучылары арасында «Аппликация» номинациясендә 1 урынны - Заббарова Фәридә, 2 сыйныф укучысы, " Нәрсә ул риясызлык?” сочинение  конкурсында 2 урын - Гыйләҗева Танчулпан, 6 сыйныф укучысы, актив гражданлык позициясе өчен " номинациясендә 2 урын –Заһидуллина Азалия, 8 сыйныф укучысы . Котлыйбыз!

21 февраль көнне Иске Җөри мәктәбе  базасында  “Татар Егете” конкурсы  уздырылды. Конкурста барлыгы 11   егет катнашты. Егетләр җанатарлары белән бергә  үзләренең талантларын күрсәттеләр һәм  чын татар  егете исеменә лаек икәнлеген  исбатладылар.  Баландыш төп мәктәбең 9нчы сыйныф укучысы Фәрит Мөхәммәтшин  тәкъдим итте. Ул “Иң зирәк” номинациясендә җиңү яулады. Котлыйбыз  аны.

19-22 февраль көннәрендә Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең 8 сыйныф  укучысы Галимов Илназ (укытучысы Ибраева Ризәлә Закирҗан кызы) ХХV А.М.Терентьев исемендәге Идел буе фәнни-гамәли экологик конференцияда чыгыш ясады.

21 февраль көнне  Иске Җөри авылы мәдәният йортында милли мәдәният, матурлыкны  пропагандалау, шәхес  үсешен камилләштерү, укучыларда милли үзаң формалаштыру максатыннан  Иске Җөри  урта гомуми белем бирү мәктәбе “Татар егете - 2019 “ район  бәйгесен үткәрде.  

Әлеге бәйгенең район турына  үз мәктәпләрендә  җиңү яулаган 11 укучы көч сынашты. “Татар егете - 2019” бәйгесендә  1 урынны Иске Җөри урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Вахитов Ислам  алды. Калган 10 укучы төрле номинацияләрдә җиңү яуладылар. 

       Җиңүчеләргә бүләкләрне  тәрбия эшләре буенча мәгариф бүлеге җитәкчесе  урынбасары  Шакирова  Гөлнара  Ринат  кызы  һәм   социаль  мәсьәләләр  буенча  районның  Башкарма  комитет  җитәкчесе     урынбасары 

Нурмөхәммәтов  Азат   Әнәс  улы  тапшырды. 

Бәйге район мәдәният йортында үткәрелде. Бәйге чаралары Үзәк урта мәктәбендә үткәрелде. Зона этабында Биектау, Саба, Питрәч, Теләче районнарыннан барлыгы 107 кеше катнашты. Конкурсның зона этабында район конкурсларының җиңүчеләре, 21 педагог ярышты. Балаларга өстәмә белем бирү һәм тәрбия бирү өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләрнең һөнәри осталык буенча «Кеше тәрбияләргә» республика конкурсының зона этабы нәтиҗәләре буенча педагог-оештыручылар арасында 1 урынны Теләче урта мәктәбе педагог - оештыручысы Җиһаншина Алсу Назим кызы алды. 3 урын - Алексеева Зөлфирә Зәйнетдин кызы, Үзәк урта мәктәбенең педагог-оештыручысы.

         Балаларга өстәмә белем бирү һәм тәрбия бирү өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләрнең һөнәри осталык буенча «Кеше тәрбияләү» Республика конкурсының зона этабы нәтиҗәләре буенча сыйныф җитәкчеләре арасында 2нче урынны Олы Нырсы урта мәктәбе сыйныф җитәкчесе Фадеев Рем Сергеевич алды.

      "Педагог-психологлар» арасында 1 урынны Теләче 1 нче балалар бакчасы педагог - психологы Хәбирова Фәридә Фәрит кызы алды.3 урынны - Зиннәтова Гөлшат Рәфхәт кызы, Теләче 2нче балалар бакчасы педагог-психологы яулады.

Семинарда катнашучылар математикадан 1 сыйныфта “Сумма һәм кушылучылар арасында бәйләнеш”, 3 сыйныфта “Үзебезне тикшерәбез һәм уңышларыбызны бәялибез” темасына (укытучы Зәйнетдинова Ләйсән Мәүлетҗан кызы), 2 сыйныфта әйләнә – тирә дөнья фәненнән “Суда һәм урманда” темасына, рус теленнән “НЕ кисәкчәсенең хәрәкәтне белдерүче сүзләр белән язылышы” темасына (укытучы Шалканова Лилия  Валерьевна) ачык дәресләр карадылар һәм анализ ясадылар,  Зәйнетдинова Ләйсән Мәүлетҗан кызы, өстәмә белем бирү педагогы Вохмина Гөлия Рашат кызы   тарафыннан үткәрелгән “Бәйрәмгә бүләк әзерләү”дигән мастер- класста катнаштылар.

     Караширма башлангыч мәктәп – филиал укытучысы Ибрагимова Светлана Нагыйм кызы “Математика дәресләрендә телдән исәпләү күнегүләренең укучы шәхесе үсешендә роле” темасына чыгыш ясады.

      Мәктәпнең яшь талантлары чыгышын карап (укытучы Шалканова Лилия Валерьевна), “Теремок” әкиятендә “кунакта” (инглиз теле укытучысы Имамиева Тәслимә Рафаэль кызы) булганнан  соң,  түгәрәк өстәл артында сөйләшү дәвам итте. Анда  Олы Мәтәскә урта мәктәбенең укыту эшләре буенча  директор урынбасары Фәсхетдинов Алмаз Хәбир улы, мәгариф бүлегенең башлангыч сыйныфлар буеча методисты Закирова Саҗидә Гайнулла кызы чыгыш ясап бугенге семинарга йомгак ясадылар һәм алга таба бурычлар билгеләделәр.

Быел бу “ Нәниләр чаңгы юлы” район мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучылары катнашында 19 нчы февраль көнне үткәрелде.

Ачылыш тантанасында килгән кунаклар тарафыннан җылы фикерләр әйтелде, командаларга уңышлар теләнде.Чаңгы ярышында 11 команда көч сынаштылар.

“Нәниләр чаңгы юлы”ның йомгаклау өлешендә командаларга урыннар бирелде һәм укучыларның шәхси уңышлары бәяләнеп, грамоталар тапшырылды. Беренче урынга Теләче урта мәктәбе командасы лаек дип табылды һәм күчмә кубок белән бүләкләнде; икенче урында – Баландыш төп мәктәбе һәм өченче урында – Үзәк урта мәктәбе командалары.

Интеллектуаль  уенда    Теләче урта мәктәбенең  7 сыйныф укучылары Шиһапов Нияз, Гатауллин Фәнзил, Хәкимов Сармат  һәм Низамов Илдар катнашындагы җыелма команда  көч сынашты.   Директор  урынбасары  Д.Г. Фәтхрахманова  һәм татар теле  укытучысы Р.Г. Гарипова   җитәкчелегендәге  укучылар   барлык  фәннәрдән сорауларга дөрес җавап бирделәр һәм   яхшы чыгыш  ясадылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International