ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 15 февралендә «Батыр» спорткомплексында «Теләче» балалар спорт мәктәбе 2003 нче елгы  яшүсмер егетләр арасында волейбол буенча ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган район беренчелеген үткәрде.

Сегодня в рамках выставки агропромышленного комплекса и перерабатывающей промышленности прошел молодежный форум «Бизнес на селе — реальные возможности и перспективы развития», собравший более 700 участников: студентов ВУЗов и активной молодежи.

Бу акция икенче ел рәттән үткәрелә һәм иң яшь бәйрәмнәрнең берсе булып тора. Акциянең максаты гади - китапханәгә китап бүләк итеп, башка укучыларга да яңа китап уку мөмкинлеге тудыру. Алан авылы китапханәсене укучылары, Бөтенроссия акция кысаларында катнашып, 22 данә китап бүләк иттеләр. Бу китаплар укучыларга тәкъдим ителәчәк һәм китап фондында сакланачаклар.

Бу кичәдә авылдашларыбыз бик теләп катнаштылар. Алар шагыйрнең тормыш юлын чагылдырган һәм аның иҗади эшчәнлеге буенча бирелгән сорауларга җаваплар бирделәр. Аның шигырләрен яттан сөйләделәр, матур җырларын башкардылар. Кичә барышында Муса Җәлилнең кыю, батыр сугышчы булуына сокландылар.

2018 елның 14 февралендә Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Теләче муниципаль районындагы «Родник «Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү” бүлекчәсе белгече Кашапова А.Х. “Мин лаеклы ата-ана” ата-аналарны өйрәтү буенча  “Бала тәрбияләүдә ата-аналар хокуклары һәм бурычлары” темасына дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: ата-аналардан үз балаларын тәрбияләүгә җаваплы мөнәсәбәт формалаштыру. Дәрес Үзәк авыл җирлегендә урнашкан 2 нче участокта ата-аналар лекториясе формасында үтте. Дәрес барышында ата-аналар үз балаларын тәрбияләү һәм үстерү буенча хокуклары һәм бурычлары белән таныштылар, ата-аналар җаваплылыгы нинди законнар белән регламентлана, бу исә йөкләмәләрнең үтәлмәве һәм гаилә нинди функцияләр башкаруы белән таныштылар. Дәрес ахырында ата-аналар белән “Мин яхшы әти-әниме?” дигән темага тест үткәрелде.

14 нче февраль көнне  Теләче урта мәктәбендә  инглиз теле атналыгы кысаларында инглиз теле  укытучылары Л.К. Хәмидуллина,  Л.Т. Әхмәтҗанова, Л.Г. Алексеева , А.С.Гимаева, А.Р.Әхмәтҗанова и А.Ф. Җамалиева  5-10  сыйныф укучылары  белән инглиз телендә “  Британия ” һәм  “ Зирәкләр һәм тапкырлар” дигән уеннар  өештырдылар. Укучылар  интеллектуаль уенда сорауларга җавап бирделәр,  белемнәрен ныгыттылар.

В Татарстане сельхозпроизводители получат целевые бюджетные средства на приобретение минеральных удобрений под урожай 2019 года.

Как отметил заместитель министра сельского хозяйства и продовольствия республики Ильдус Габдрахманов, эти деньги получат хозяйства, которые до 30 марта представят в министерство документы о накоплении минеральных удобрений не менее 30 кг действующего вещества на гектар посевной площади.

Сезне туган көнегез белән ихлас тәбрикләп, иң изге, якты, матур теләкләребезне җиткерәбез. Сезнең тормыш һәм хезмәт юлыгыз чын хезмәт кешесенә - гаделлекне яратучы кешегә генә хас үрнәк юл. Сез һәрвакытта да туган төбәгебез өчен янып яшисез. Нинди генә эшкә алынсагыз да сынатмыйсыз. Сез көчле ихтыярлы, изге күңелле, мәрхәмәтле, һәрвакыт түзем булып, сабырлыкны, акылны алга куеп эш итә белү сыйфатларыгыз белән күпләргә үрнәк шәхес. Бервакытта да авырлыклардан зарланырга, эшләгән эшләрегез белән масаерга яратмадыгыз. Шуңа күрә дә без Сезне хөрмәт итәбез, олылыйбыз һәм яратабыз. 

Киләчәктә дә шатлыкларыгыз күп булсын, гаилә бәхетегез һәрвакыт якты балкысын. Алга таба да тормыш иптәшегез Фәридә ханым белән матур гомер итегез, балаларыгызның игелеген күреп, бергә-бергә озак яшәргә язсын.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International