Бу бәйгедә безнең Теләче 2нче номерлы балалар бакчасыннан Зиннатуллин Р.Х. һәм Гимадиева Д.Д. "Кәләпүшем калфагым" җырын, ә "Кояшкай" бию төркеме шаян татар һәм "Русская кадриль" биюләрен башкардылар. Әлеге бәйгегә аларны музыка җитәкчесе Рафикова Л.А. әзерләде. Балаларның чыгышлары мөхтәрәм жюрига бик ошады. Без балаларга үзләренең сәләтләрен үстерергә һәм яңа уңышлар яулауларын теләп калабыз.
Өлкәннәр һәм мәктәпкә әзерлек төркеме өчен «Муса Джалиль. Жизнь и судьба» презентациясе күрсәтелде. Балалар бөек шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Соңыннан М. Җәлилнең балачагындагы уеннар үткәрелде. Ә иң кыюлар шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләп күрсәттеләр. Китапханәдә Муса Җәлилнең тууына 113 ел тулу уңаеннан «Муса Җәлил - халкым улы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.
В рамках выставки агропромышленного комплекса и перерабатывающей промышленности состоялась первая Олимпиада исполнительных директоров – руководителей сельскохозяйственных потребительских кооперативов Республики Татарстан.
Муса Җәлил- олылар һәм балалар өчен бик күп әсәрләр иҗат иткән онытылмаслык бөек шагыйрь. Без аның иҗаты белән балалар бакчасында ук таныша башлыйбыз. Җәлил атналыгында әсәрләрен уку, иҗаты һәм тормышы белән таныштыру, шагыйрьнең шигырьләрен дөрес, аңлап сәнгатьле итеп сөйләү күнекмәләрен үстерү максатлары куела. Шагыйрь әсәрләрендәге геройлар кебек илгә, халыкка тугърылыклы, намуслы, дус, бердәм булып үсәргә өйрәтү – төп бурычларыбызның берсе.
Кечкенәләр төркемендә өйрәнелә торган “Маэмай”, “Куян”,”Әтәч” “Күке” шигырьләре әйләнә-тирә дөнья белән танышуга ярдәм итә. Уртанчылар төркеменнән алып җитдирәк әсәрләрен өйрәнә башлыйбыз, чөнки балалар инде бу яшьтә яхшылык белән начарлыкны аерырга өйрәнә, батырлык һәм куркаклык сыйфатлары белән таныш була . “Сәгать “, “Карак песи”, “Чишмә”, “Кызыл ромашкалар”, һ.б. шигырьләре эшне вакытында ,төгәл башкарырга,үз өстеңә алган вазыйфаларны төгәл үтәргә өнди. Балалар М.Җәлил геройлары ярдәмендә уңай һәм тискәре сыйфатларны аерырга өйрәнәләр. Без бүген Айдар балалар бакчасында шагыйрьне искә алдык шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләдек. Ә ахырдан шигырьләренең эчтәлеге буенча рәсемнәр ясадык.
Әлеге җылы очрашуда Әфган сугышы ветераннары үзләренең сугышчан батырлыклары турында сөйләде. Балалар китапханәсе мөдире Закирова Л.М. 5 нче сыйныф укучысы Галимова И.И. һәм рус теле һәм әдәбияты укытучысы Нуртдинова Е.Я. ларны «30 лет подвигу, 30 лет памяти» республика балалар иҗаты конкурсында катнашып, җиңү яулаган өчен диплом һәм рәхмәт хаты белән бүләкләде.
Кичәдә 6, 7, 8, 9 сыйныф укучылары катнашты, шулай ук сугыш-интернационалист анасы Самойлова Ольга Андреевна да чакырылган иде. Әфганстан турында алып баручыларның сөйләве «Как это было» фильмын күрсәтү, «Воины-интернационалисты» презентациясен күрсәтү белән үрелеп барды. Балалар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Әфганстан турында уртак мәгълүматлар фонында якташыбыз Самойлов Геннадий Борисовичның Әфганстандагы хезмәте турында җентекләп сөйләделәр.
14 нче февраль көнне Әбде авыл китапханәсендә, мәдәният йорты директоры Рахматуллин Н. белән берлектә, "Задоринка» ансамблендә катнашучылар өчен бәйрәм чарасы чәй өстәле артында узды, анда яраткан җырлар җырладылар, интеллектуаль викторина сорауларына җавап бирделәр.
Шул уңайдан, Теләче җирлекара китапханәсенең уку залында “Әфганстан! Йөрәкләрдә тирән яра..." дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә хәрби конфликт чорында язылган сәнгать әсәрләре, китаплар һәм Әфган сугышы вакыйгаларын яктыртучы заманча басмалар тәкъдим ителде.
Әлеге әдәби кичәдә район балалар китапханәсенең мөдире Закирова Л.М. һәм Фатихова Л.Г. катнаштылар. Әдәби кичәне Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Биккинина Р.Р. алып барды. Әдәби чара уеннар белән бергә бәйләнеп күңелле узды. Балалар М.Җәлилнең шигырьләрен укыдылар, җырларын тыңладылар, язучының тормыш иҗаты, китаплары белән таныштылар, балалар кичәдән канәгать калдылар.
Табышмаклар көне бик кызыклы үтте. Балалар төрле төрдәге табышмаклар белән таныштылар. Ихтибарлы булырга өйрәнделәр, һәм үзләренең кызыксынучанлыкларына үзләре үк сөенделәр. Ахырдан җиңүчеләргә кечкенә китапчыклар тапшырылды.