14 февраля в рамках Российского инвестиционного форума в Сочи прошла деловая сессия Минсельхоза России «Экспорт продукции АПК: региональная повестка». В мероприятии приняли участие заместитель Министра сельского хозяйства России Сергей Левин, главы регионов, представители Торгово-промышленной палаты Российской Федерации, региональных органов управления АПК, бизнес-сообщества.
13 нче февраль көнне Теләче урта мәктәбе укучылары афган сугышы ветераннары Г.З. Закиров, Р.Р.Нуртдинов, А.М. Гәлимҗанов.,И.Г. Гыйләҗиев белән очраштылар. Ветераннар үзләренең сугыш юллары турында сөйләделәр. Хәлиткеч сугышларда катнашып, исән – сау туган илебезгә кайткан, афган солдатларының сөйләгәннәре балаларның күңелләрен тетрәндерде. Туган илебездә һәрвакыт аяз күкләр булсын, канлы сугыш вакыйгалары кабатланмасын иде.
Курчак театры балаларны сихри доньяга алып керә, аларнын иҗади фикерләү сәләтен ачарга ярдәм итә, сойләм телен үстерә, эстетик һэм әхлакый тәрбия бирә. Курчак театрларын уйнау балаларның хәтерен, игътибарын, күзаллау сәләтен, сөйләм чисталыгын үстерергә ярдәм итә. Курчаклар белән уйнаганда баланың сүз байлыгы арта, аваз культурасы, интонацияле сөйләү тәрбияләнә. Аларның хэтере үсә һәм диалогик сөйләмнәре ныгый.
15 февраля в рамках выставки агропромышленного комплекса и перерабатывающей промышленности на территории выставочного центра «Казань Экспо» состоится региональный этап VII интеллектуальной игры «Начинающий фермер» при поддержке Министерства сельского хозяйства и продовольствия Республики Татарстан и ФГБОУ ВО «Казанский государственный аграрный университет
Анда Алабуга, Мамадыш шәһәрләреннән, Теләче, Балык Бистәсе районнарыннан “Ел тәрбиячесе – 2019” смотр-конкурсының муниципаль турында призлы урыннар алган мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү учреждениеләрдә эшләүче педагоглар көч сынаштылар.
Безнең 3нче балалар бакчасыннан рус теле буенча тәрбияче Сабирзянова Л.Р. һәм музыка җитәкчесе Сафина Р.К. катнаштылар. Педагоглар бәйге барышында үзләренең эш юнәлешләре буенча иҗади презентация ясадылар , белем бирү эшчәнлеген күрсәттеләр.
Әфган сугыше.... бу сүзтезмә СССР дигән зур илдә яшәүче кешеләр тормышына 1979 елның 25 декабрендә керә. 2019 елның 15 февралендә Әфганстан Демократик Республикасыннан совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын чыгаруга 30 ел тулу билгеләп үтелә.
Ул укучыларны герой шагыйрь иҗаты һәм батырлыгы белән таныштыра. Күргәзмә Муса Җәлилнең тормышы, аның дошман һәм фашистларга каршы көрәше, тирән ватанпәрвәрлек хисләре турында сөйли. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар шагыйрьнең иҗатын һәм аның батырлыгын тирәнрәк аңларга һәм бәяләргә ярдәм итәчәк.
Шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында электрон презентация күрсәттеләр.
Шулай ук Теләче җирлекара китапханәсенең уку залында «Муса Җәлил - мәңгелек йолдыз» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды: герой - шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә (1906-1944 еллар) күргәзмәдә тәкъдим ителгән басмалар Муса Җәлил һәм аның дуслары турында дошман тылында һәм аларның фаҗигале һәлакәтен сөйли. Шунда ук Муса Җәлилнең туган телендә чыгарылган һәм рус теленә тәрҗемә ителгән “Моабит дәфтәрләре” тәкъдим ителә.
13 февраль көнне район туган якны өйрәнү музеенда Совет солдатларының Афганистан җиреннән чыгарылуына 30ел тулу уңаеннан күргәзмә ачылды. Очрашуга волонтерлар һәм афган сугышы ветераннары чакырылды. Чарага килгән кунаклар Глимҗанов А. М., Нуртдинов Р. Р., Закиров Г. З. һәм Гилязиев И.Г. укучыларның кызыксындырган сорауларына җавап бирделәр.
Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, нигезебез урнашкан туган авылы бар. Анда – безнең үткән тарихыбызның бер өлеше, халыкның моңы-зары, кайгысы-шатлыгы, куаныч һәм сагышы. 13 февраль көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә, клуб белән берлектә, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан “Безнең хезмәт еллары һәм юллары” исемле очрашу үткәрелде.Чакырылган кунаклар авыл тормышы һәм тарихы белән бәйле хатирәләре белән уртаклаштылар. Бик күп кызыклы мәгълүматлар саклана торган "Авылым тарихы" дип аталган күргәзмәдәге папкалар һәм альбомнар белән таныштылар. Кеше китә - җыры кала. Бу дөньяда без яшибез икән, без үз тарихыбызны белергә, үзебездән соң калган буыннарга аналарны олылау, туган җиребезне, туган телебезне, динебезне хөрмәт итү, табигатьне саклау кебек күркәм сыйфатларны, гореф гадәтләрне яшь буынга тапшырырга, мирас итеп калдырырга тиеш.