ЯҢАЛЫКЛАР


18
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

Хезмәт тәрбиясе - үсеп килүче буынны тәрбияләүнең иң мөһим якларының берсе. Теләче 2нче балалар бакчасының 1 нче кечкенәләр  төркемендә  тәрбияче Гайнуллина М.В. тарафыннан хезмәт тәрбиясе бирү буенча даими эш алып барыла. Хезмәт тәрбиясе  балаларның өлкәннәр хезмәте турындагы күзаллауларын киңәйтә, кешенең хезмәт нәтиҗәләренә сакчыл мөнәсәбәттә булырга, балаларны башлаган эшне азагына кадәр җиткерергә өйрәтә.  Хезмәт эшчәнлеге аркасында балаларның гомуми үсеш дәрәҗәләре арта, төрле яклап кызыксынучанлыклары  киңәя.  Балалар  белән бергәләшеп эшләү, кирәк вакытта киңәш белән ярдәм итү, балаларның кечкенә генә уңышларына да сөенү, мактау  - бала шәхесендә иң яхшы сыйфатларны тәрбияләргә ярдәм итә.

Китап — дөньяны танып белергә ярдәм итә торган ачкыч ул. Аңарда кешелек акылының океаны бар. Китап уку — иң яхшы белем алу. Безнең “Кояшкай” балалар бакчасы балалары  Баландыш  төп мәктәбенә экскурсияга керделәр. Без тәрбиячеләр балаларда  китапка мәхәббәт тәрбиялибез, китап укуга кызыксыну уятабыз. Китапханәче Фәнүсә Габделбәровна безнең балаларны төрле китаплар белән таныштырды, әкиятләр укыды. Китапханәдә балаларга бик ошады.

Хезмәткәрләребез үзләренең физик мөмкинлекләрен урыннан озынлыкка сикерү, аркада ятып тору урыныннан гәүдәне  күтәрү ,  йөз түбән ятып идәннән этелү, гимнастик эскәмиядә басып  алга бөгелү, «Дулкын» бассейнында йөзүдә сынап карадылар.  Барлык хезмәткәрләребез дә  нормативларны  уңышлы үттеп яхшы күрсәткечләргә ирештеләр.


17
февраль, 2019 ел
якшәмбе

Барлыгы уеннарда 2 команда, 30 уенчы катнашты. Телэче, Мэтэскэ хоккей командалары коч сынашты. Телэчелэр 8:5 счеты белэн жинде. Судья - Ибраев И.К, баш секретарь - Нурсаетов Ф.Ф.

16 февраль конне Телэченен чангы базасында  " Хезмэт хэм саклауга эзер" кышкы район фестивале кысаларында 18 яшьтэн алып 70  яшьтэн югары булган район халкы арасында, ТАССР оешунын 100 еллыгына багышланган чангы ярышлары булып узды.


15
февраль, 2019 ел
җомга

2018 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча йомгаклау медицина советы узды. Киңәшмәдә шулай ук Теләче муниципаль районы башлыгы Зарипов Илдус Фатих улы, Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Хәмидуллин Илнур Хаҗинур улы катнашты.

Төп доклад белән баш табиб Галиуллин Илсур Илгиз улы чыгыш ясады. Ул 2018 елда башкарылган эшләр турында сөйләде һәм агымдагы елга бурычлар билгеләде.

Медицина Советыннан соң Яркаева Ф. Ф. гражданнарны шәхсән кабул итте.

 

Күкләргә тиеп утырган таулар арасында үлем белән күзгә –күз очрашкан язмышлар. Меңләгән үлемнәр күргән, меңләгән алданган һәм җимерелгән хыяллар иле. Авыр булса да бу тарих битен хәтер саклыгы белән ел да ача торабыз. Чөнки онытырга һәм оныттырырга ярамый. Әфган сугышында Теләче районыннан 74 кеше катнашып бик күп орден – медальләргә лаек булдылар.Ә Тиләже авылы егете Илшат Хәйруллин, Ямбулат авылыннан Миннегали Ногманов, Мирәтәк авылыннан Михаил Болтушкин тормышның ямен – тәмен, яшәү мәгьнәсен дә аңларга өлгермәгән килеш җир куенына кереп яттылар.

      15 февраль көнне район мәдәният йортында  Совет солдатларынын Әфганстан җиреннән чыгарылуына  30 ел тулу уңаеннан, бәйрәм концерты узды. Шулай ук, һәлак булган әфганчы -райондашларыбыз каберенә чәчәкләр салу оештырылды. Бәйрәм чарасында районыбыз башлыгы Зарипов И.Ф, Саба һәм Теләче районнары буенча хәрби комиссар Закиров Ф.Ф. катнашты.


14
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2018 елда районның социаль –экономик үсеш нәтиҗәләре һәм 2019 нче елга бурычлар  турында район башлыгы Зарипов Илдус Фатыйх улы чыгыш ясады. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Премьер - министр урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Кәримов Альберт Әнвәрович катнашты  һәм чыгыш ясады.

2018 елның 18 февраленнән 4 мартына кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнарындагы территориаль бүлеге гражданнарга тематик консультацияләр оештырачак 


13
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

13 февраль көнне Балыклы башлангыч мәктәбендә грипп белән авыруны кисәтү максатыннан Балыклы авылы фельдшеры  Сафина Г.И “Грипп һәм аны кисәтү” дигән темага укучылар белән әңгәмә үткәрде. Балалар гриппның таралу юллары, аннан саклану чаралары белән таныштылар. Әңгәмә ахырында алар сәламәт булу өчен һәрвакыт спорт белән шөгыльләнергә, күбрәк витаминлы азыклар кулланырга кирәклегенә төшенделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International