Казаклар авылы китапханәседә шагыйрьнең иҗатына багышланган "Җырлы тормыш" дигән китап күргәзмәсе эшләнде. Иң төп урынны танылган "Моабит дефтәре" алды.
Бүген Олы Мәтәскә балалар бакчасында "Без – гаделлек яклы!" дигән темага әңгәмә үткәрелде. Бу әңгәмәнең максаты булып балаларда коррупциягә карата негатив караш тәрбияләү, аңа каршы көрәшергә теләк уяту . Балаларга шулай ук презентация күрсәтелде. Балалар бу әңгәмәдә бик теләп үз фикерләре белән уртаклашты.
Уен ярдәмендә балаларда зирәклек, оешканлык, коллективта үзеңне тота белү, җитезлек кебек матур сыйфатлар тәрбияләнә.
Дидактик уеннар – балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, берләштерергә, күнекмәләрне, гадәтләрне тормышта кулланырга өйрәтүче һәм тәрбия бирүче көчле чараларның берсе. Дидактик уеннар гадәттә 3 төп төргә бүленәләр:
1) предметлар һәм табигый материаллар белән уеннар;
2) өстәл уеннары
3) сүзле уеннар.
Безнең Шәдке балалар бакчасында балалар лото уеннарны унярга бик яраталар.
Балалар тэрбияче хэм авыл катапханэчесе белэн берлектэ Муса Жэлил шигырлэрен ойрэнделэр.Муса Жэлилнен биографиясе белэн таныштылар, шигырлэрен,анын сузлэренэ ижат ителгэн жырларны тынладылар. Китапханэче балаларны таныштыру очен Муса Жэлил китапларында алып килгэн иде.Балалар узлэредэ апаларына кушылып яна шигырлэр ойрэнделэр.
Ямбулат авылы китапханәсендә "Экология - безнең тормышыбызда" дигән экологик дәрес үткәрелде.
Без егерме беренче гасырда яшибез бит. Нәрсә белән исә без килдек яңа, өченче меңъеллыкка? Җир һәм һаваларның пычрануы, зур территорияләрдәге урманнарның януы, эчә торган суларның җитмәве.... Хәзерге вакытта кешелекнең генә түгел, Җир шарындагы бөтен тереклекнең юкка чыгуына куркыныч яный. Цивилизация, техника барлыкка китереп, кеше табигатькә һәм үзенә дә зыян китерә, ахыры куркыныч тәмамланырга мөмкин. Шуңа күрә дә кешенең табигать белән бәйлелеге - кешелек алдында тора торган төп проблемаларның берсе.
Бакчада тәрбияләнүче балаларның иң яраткан шөгеле әкият тыңлау . 12 нче февраль көнне китапханәче алар өчен “Китаплар дөньясында ” дигән исем белән балалар китапларыннан күргәзмә оештырды. Күргәзмәдәге китаплар белән таныштырганнан соң балаларга әкиятләр укыды. Балалар бик тырышып тыңладылар. Китапханәче апалары алардан әкиятнең эчтәлеген сораулар биреп сөйләттерде.
Правительство России продлило до конца 2025 года действие госпрограммы развития сельского хозяйства и регулирования рынков сельскохозяйственной продукции, сырья и продовольствия. Соответствующее постановление опубликовано на официальном интернет—портале правовой информации.
Балалар иҗат үзәгенең “Алтынчәч” түгәрәгенә йөрүчеләр өстәмә белем бирү педагогы Галимзянова Ф.Г. җитәкчелегендә чәч үрүнең балалар арасында бик тә популяр булган төрен үзләштерү белән мәшгуль. Теория буенча чәч үрүдә төрле ленталар куллануда булган үзенчәлекләр: дөрес лента һәм тиешле чәч толымын сайлауны өйрәнсәләр, практик дәресләрдә төрле техникалар кулланып чәч толымнарын үрәләр.