ЯҢАЛЫКЛАР


12
февраль, 2019 ел
сишәмбе

12 февраля 2019 года обучающиеся ДЮСШ "Тюлячи" Фаттахова Раиля, Закиев Динар (учащиеся Тюлячинской СОШ), Гаязетдинов Расуль (учащийся Верхнекибякозинской СОШ) и Кутдусов Айнур из с.Максабаш –студент строительного колледжа  под руководством тренера-преподавателя по армрестлингу Киямова Айрата Ахматовича и представителя- индивидуального предпринимателя Хадиуллина Хакима Канифовича поехали на соревнования - Первенство России по армрестлингу среди юношей и девушек 14-15 лет, юниоров и юниорок 16-18 лет, которое будет проходить с 13 по 17 февраля 2019 года в г. Чехов Московской области.

Пожелаем им успехов!

Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә “Муса Җәлил истәлегенә” дип исемләнгән күргәзмә эшли. Китапханәче Нигъмәтҗанова Х.Н. укучыларны герой- шагыйребез Муса Җәлилнең күргәзмәгә куелган китаплары белән таныштырды. Китапханә фондында шагыйрьнең китаплары шактый. Әңгәмә барышында укучылар үзләренә китаплар да сайладылыр.

Бүген “Кояшкай” исемендәге Баландыш авылы ясле - бакчасы балалары мәктәп китапханәсенә экскурсиягә килдедәр. Сәяхәт  барышында китапханәче Мөбәрәкшина Ф.Г. китапларның килеп чыгу тарихы белән таныштырды. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар китапларның мөһимлеге ,алар белән сакчыл эш итәргә кирәклеге турында кирәкле мәгълүмат алдылар. Шулай ук стеллажларга куелган төрле темадагы китапларны зур кызыксыну  белән карап чыктылар. Балаларда экскурсия чын мәгьнәсендә зур тәэсир калдырды.

М. Җәлилнең иҗади мирасын популярлаштыру, бөек герой-шагыйрьнең иҗатына кызыксынуны арттыру, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү максаты белән Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында рәсем күргәзмәсе оештырылды.

Шул уңайдан, 10 февраль көнне Шармыш авыл китапханәсендә, китапханә кулланучылары игътибарына «Кем безнең йортта яши? " дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.

Күргәзмә табышмаклар рәвешендә үтте. Килүчеләргә хайваннар турында табышмаклар әйтелде.  Яшь китап укучылар үзләренең питомниклары турында сөйләделәр.  Йорт хайваннары һәм йорт хайваннары мәнфәгатьләре турында күзәтүләр белән уртаклаштылар.   Ә бу көнгә тәкъдим ителгән күргәзмә укучыларыбызның белемнәрен баетты.

Балалар бакчачылык тармагы буенча видеоролик  һәм “Яшелчэ бакчасы” дигән макет  карадылар.Шулар  аша, балалар бакчачылык тармаклары белән танышуны  дәвам итәләр ,кеше тормышында аларның кирәклеген  аңлыйлар,балаларда бакчачылык тармагына кызыксыну уяна .

Балалар бакчасыннан ук торле тармаклар, табигать байлыклары белән кызыксынган кеше, табигатне дә үз туган нигезедәй саклар, яклар.

6 февраль көнне китап укучылар 2019 елда китапханәгә килүче газета- җурналлар белән таныштырылдылар. “Сөембикә “ җурналының беренче санына “Яңа җурнал көне”үткәрелде. Җурналдагы: Татар дөньясы,-Яшәеш,- Мәдәни тормыш,-Хатын-кыз сәхифәләре белән якыннан танышталар.

12 февраль көнне безнең “Кояшкай” балалар бакчасында “Ут белән шаярырга ярамый” дигән темага әңгәмә үтте.  Әңгәмәдә  янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен, утның җылылык һәм яктылык чыганагы гына түгел, саксыз эш иткән очракта күп бәла-казаларга сәбәпче булуы аңлатылды, ут һәм көнкүреш приборлары белән сак, дөрес эш итәргә, янгын вакытында үзеңне дөрес тотарга һәм ут чыккан очракта “01” номерына шалтыратырга кирәклеге аңлатылды.

2002 елда Миасста узган трак - триал буенча Бердәмлек чемпионатында «КАМАЗ-триал " командасы составында катнашкан Симонов Владимир белән таныштык.

Янгын-планетада тереклек өчен бик зур бәла. Янгыннарның күбесе кешеләр гаебе белән килеп чыгуы сер түгел, шулай ук балалар катнашында да дә күп бәхетсезлек очраклары булып тора. Бу бәхетсезлекләр гади кызыксыну, ут белән саксыз эш итү яки белемсезлек аркасында килеп чыга. Янгын белән дөрес көрәшү өчен бик күп белем таләп ителә. Шуларны истә тотып балаларда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә аңлы һәм җаваплы мөнәсәбәт формалаштыру һәм балаларның экстремаль хәлләрдә үз-үзләрен тота белү өчен кирәкле белемнәрен һәм күнекмәләрен ныгыту өчен Теләче 2нче балалар бакчасына Янгын куркынычсызлык көне үткәрелде.  Балалар "Янгын чыгу сәбәпләре" дигән видеоролик карадылар, "Янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре" плакатлар белән таныштылар, тәрбияче апалары "Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре" дигән әңгәмә үткәрде һәм  слайдлар ярдәмендә янгын сүндерү чаралары белән таныштырдалар. Балалар өчен бигрәк тә «Янгын сүндерүчеләр» рольле-сюжетлы уенын уйнау кызыклы булды. Алар  уйнадылар да һәм  бер үк вакытта практикада янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үзләштерделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International